Логотип
Хәбәрләр

Шәйхразиев Санкт-Петербургта татар яшьләре белән эшләүне куәтләндерергә кирәк дип саный

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Санкт-Петербургта яшәүче һәм укучы татар яшьләренең милли үзаңын үстерү юнәлешендә төпле эш кирәк, бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы тараф...

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Санкт-Петербургта яшәүче һәм укучы татар яшьләренең милли үзаңын үстерү юнәлешендә төпле эш кирәк, бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус план булдырылачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген ул Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кылып, Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы иҗтимагый татар оешмалары җитәкчеләре һәм Ленинград өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты.

"Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге бүгенге көндә уңышлы эш алып бара. Вәкиллек бинасында татар рәссамнары картиналары күргәзмәсе, татар китапханәсе эшләп килә, татар телен укыту дәресләре оештырыла. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе тарихында татар шәхесләре аерым урын алып тора, биредә хәзер яшәүче милләттәшләребез арасында да абруйлы шәхесләр күп. Әмма биредә яшьләр белән эшләү бераз аксый. Санкт-Петербургта белем алучы 450 меңнән артык студент арасында Татарстаннан килүчеләр дә күп. Аларның милли узаңын үстерү юнәлешендә аерым эшләр башкарырга кирәк дигән карарга килдек", - дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

Татар яшьләре белән эшләү үрнәге дип Милли Шура рәисе Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеген әйтте. Мәскәүдәге тәҗрибәне нигез итеп алырга була, диде ул. Яшьләр белән эшләү өчен, волонтерлар да җәлеп ителәчәк. Бу эштә төпле, дәвамлы план кирәк, дип саный Шәйхразиев. "Без эшләгән эшләр күп очракта тарих булып кала, һәм без киләчәккә карап эш итмәсәк, хәзерге яшьләргә алга таба авыр булырга мөмкин. Яшьләрнең кайберләре, укып бетергәч, Татарстанга әйләнеп кайтмыйча, биредә кала, монда балалар үстерә, безгә бу нисбәттән милли киләчәгебезне кайгыртырга кирәк", - диде ул. 

Санкт-Петербургта татар яшьләре белән эшне оештыру биредәге вәкиллеккә һәм Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр канатына, аерым алганда, аның җитәкчесе Тәбрис Яруллинга тапшырылачак. 

Васил Шәйхразиев татар лидерларының милли эшләрне куәтләндерү өчен биредә милли татар йорты кирәклеген дә искәртүләрен әйтте. "Милли йорт булырдай бина өчен җир яисә бина алу турында сөйләшүләр бара. Шунысын әйтәсе килә - өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге җирле татарларга ярдәм кулы сузарга әзер тора, гомумән, Татарстан Республикасы да биредә үрнәк итеп куела торган субъект, бу хакта Ленинград өлкәсенең эчке сәясәт буенча вице-губернаторы Сергей Перминов та әйтте", - диде Шәйхразиев. 

татар-информ

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк