Шарипҗановлар гаиләсе игезәкләр көтә?
Инстаграм социаль челтәрендә шәхси блоглар алып бару соңгы арада бик популярлашып китте. Татар эстрадасы артистлары да гастрольләрдән бушаган арада кызыклы темаларга әңгәмәләр оештырып, тамашачыларын...
Инстаграм социаль челтәрендә шәхси блоглар алып бару соңгы арада бик популярлашып китте. Татар эстрадасы артистлары да гастрольләрдән бушаган арада кызыклы темаларга әңгәмәләр оештырып, тамашачыларын «тонус»та тотарга тырышалар.
Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар гаиләсенең икенче бәби көткәнен яхшы беләбез. Гөлназ Шәрипҗанова да бәби көткән арада тамашачыларын тик тотмый. Күптән түгел җырчының аккаунтында пәйда булган УЗИ сурәте күпләрне гаҗәпкә салды. Фотосурәттә аермачык ике түгәрәк күренә! Моны ничек аңларга? Әллә йолдызлы гаиләне икеләтә бәхет көтәме?
Гөлназның бу язмасын тулысынча укып бетермәүчеләр, мөгаен, шулай дип уйлагандыр да. Дөреслектә исә, җырчы әлеге бәбиләрнең ата-аналарының кем булуын да белми икән. Ике бәби булачагына сөенеп, комментарийларга котлау сүзләре язган тамашачыларга Гөлназ бу күренешне үзенчә аңлата – «это шутка на беременный лад».
Менә шулай, дусларым, хатын-кызны аңлап булмый дип зарланабыз. Авырлы хатын-кызларны икеләтә аңлап булмый икән шул!
Автор: А.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк