Шаян белән Биби курчагы барлыкка киләчәк
“Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы үзенең төп геройларын курчак итеп чыгарырга җыена. Бүген бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз» фестивале кысаларында оештырыл...
“Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы үзенең төп геройларын курчак итеп чыгарырга җыена. Бүген бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз» фестивале кысаларында оештырылган презентациядә хәбәр ителде.
“Шаян ТВ” балалар каналының төп геройлары – тиктормас малай Шаян һәм акыллы кыз Биби. Шулай итеп, һәр татар яхшы белгән “Беренче театр” телеспектаклендә Фирдәвес Әхтәмова башкарган асрау Биби образын “Шаян ТВ” башка имиджда танытырга җыена – “Шаян ТВ”ның героинясы күп укый торган акыллы, матур кыз бала.
Шаян образында – Казанның 93нче мәктәбе укучысы Илдар Гыйниятов, Биби – Биектаудагы 4нче гимназия укучысы Самирә Йосыпова, . Алар икесе дә кастинг аша сайлап алынган.
Бүген “Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы презентациясен телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова тәкъдим итте. Геройлар һәм каналның тапшырулары белән дә ул таныштырды. “Безнең канал геройларыбызның курчакларын чыгарачак”, - диде ул, презентация залындагы баннерга төшерелгән малай һәм кыз рәсеменә күрсәтеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк