“Шаян-ТВ” октябрьдән мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Шаян-ТВ” октябрьдән 24 сәгать буе күрсәтә торган мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистл...
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Шаян-ТВ” октябрьдән 24 сәгать буе күрсәтә торган мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов әйтте.
“Шаян-ТВ” каналы буенча барысы да бик әйбәт. Аны булдыруның календарь планы бар. Шул планга туры китереп, эшләр башкарыла. Техника буенча конкурс игълан иттек. План буенча 7 хезмәткәр эшкә алынды (баш мөхәррир, баш инженер, трафик белгече). Атна саен “Татмедиа” ҖЧҖ Директорлар Советы мөдире Әсгать Сәфәров җыя безне, атна саен хисап тотам”, – диде Әминов.
- “Шаян-ТВ”ның төп урыны “Болгар” радиосы бинасында, Горький урамында урнашкан.
“Без “Шаян-ТВ”ны октябрь аенда, 24 сәгать буе эшли торган, мөстәкыйль канал итеп чыгарырга тиешбез. Интернетта тулаем булмас, хокуклар белән проблемалар бар. Мөстәкыйль рәвештә, тулы форматта кабель челтәрләрдә чыга башлыйбыз. Шулай ук без бит хәзер цифрлы үткәргечтә дә эшлибез, өченче мультиплекста булса да шәп булыр иде дип торабыз”, – диде Илшат Әминов.
Илшат Әминов журналистларга яңа башкарма директор килгәч, каналда яңалыклар көтелә дип тә әйткән иде.
- “Яңа Гасыр” телеканалының яңа башкарма директоры - 2011-2018 елларда Мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин. Ул яңа вазыйфага 23 апрельдә билгеләнде.
Фото - Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк