«Школа 21»
Кичә дөньякүлләм программистлар әзерләүче Сбербанк проекты «Школа 21»нең Казан филиалы директоры итеп Айрат Хасьянов билгеләнде. Нәрсә соң ул «Школа 21»? Ул программалаштыру өлкәсендә белем алырга мө...
Кичә дөньякүлләм программистлар әзерләүче Сбербанк проекты «Школа 21»нең Казан филиалы директоры итеп Айрат Хасьянов билгеләнде.
Нәрсә соң ул «Школа 21»? Ул программалаштыру өлкәсендә белем алырга мөмкинлек бирә торган проект. Башта алган белемнәр, эш тәҗрибәсе, программалаштыра белү, диплом булуы мөһим түгел. Россиядә мондый беренче мәктәп 2018 елның көзендә ачылды. Студентларның якынча яше ‒ 22. Бу мәктәптә укырга теләүчеләр 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Уку ел ярымнан алып өч ел ярымга кадәр бара. Исеменнән күренгәнчә бу мәктәптә 21 этап үтәргә кирәк.
Февральдә узачак беренче «бассейн»га инде башка кеше кабул ителми. Март һәм апрельгә заявка бирергә мөмкин. Рәсми ачылышы 2020 елның февралендә булачак. Хәзерге көндә 27000 гариза кабул ителгән, 20 декабрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.
Автор: Г.Шарапова
Фото: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк