«Штаб»та Казан рәссамы күргәзмәсе ачыла
2018 елның 20 сентябре көнне сәгать 19:00 да «Штаб» резиденциясендә (Татарстан ур., 20а й.) «Сызык» («Линия») дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Биредә Казан рәссамы Мидат Валиевның эшләре күрсәтелә. А...
2018 елның 20 сентябре көнне сәгать 19:00 да «Штаб» резиденциясендә (Татарстан ур., 20а й.) «Сызык» («Линия») дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Биредә Казан рәссамы Мидат Валиевның эшләре күрсәтелә. Автор абстракционизм юләлешендә иҗат итә, образ һәм фикерләрне сызык, тап һәм төс аша яңача гәүдәләндерә. Рәсемнәр әле фән белән өйрәнелмәгән чынбарлык яссылыгында ята һәм күргәзмә кунакларының игътибарын үзенең хәрәкәтчән булуы белән җәлеп итә, - дип ышандыра күргәзмә оештыручылары.
Программада шулай ук рәссам белән open talk һәм чәй эчү мәҗлесе бар. Керү ирекле.
https://shtab.timepad.ru/event/808022/ сылтамасы аша теркәлү сорала.
Фото Мидат Валиевның шәхси аккаунтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк