Сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” рус теленә тәрҗемә ителә
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” рус теленә тәрҗемә ителүе хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә Татарстан Рес...
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” рус теленә тәрҗемә ителүе хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте.
“Татар әдәбияты тарихын рус теленә тәрҗемә итеп, рус укучысына җиткерү нияте бар, чөнки ул томнар рус теле укучысына да барып җитәргә тиеш. Татар әдәбияты тарихы татар телендә генә калса, ул татар әдәбиятын башка милләтләргә күрсәтергә мөмкинлек бирмиячәк”, - диде Дания Заһидуллина.
Татар телен белмәгән һәр кеше дә үзенең мәдәнияте турында мәгълүматлы булырга тиеш. Бу рус телендәге томнар фән үсеше өчен дә, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дә бик кирәк. Шуннан чыгып, татар әдәбияты тарихын рус теле укучысына тәкъдим итү турында сүз алып барыла.
Сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” Татарстан Хөкүмәтенең бурычы буларак, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстеру” дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла.
Сигезтомлык түбәндәгечә бүленә:
1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр,
2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр,
3 том – XIX гасыр,
4 том – XX гасыр башы,
5 том – 1917-1956 еллар,
6 том – 1956-1985 еллар,
7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр,
8 том – XXI гасыр башы.
Һәр елны бер том исәбеннән (6 том – 2018, 7 том – 2019, 8 том - 2020) сигезтомлыкны 2020 елга әзерләп, укучылар кулына тапшыру күздә тотыла.
Бүгенге көндә 1-5 томнар басылып чыкты. Китапларның тиражы – 1500 данә. Аларны китапханәләрдән, мәктәп-гимназияләрдән, югары уку-йортларыннан табарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк