Логотип
Хәбәрләр

Син кая киттең, эстрада?

Күңелгә тия торган берәр борчу төшсә, нишләргә белмичә йөри башлыйсың, пошынасың, үзеңне кая куярга белмисең, башыңа бер юньле уй килми, йөрәк дерелдәп тибә, чыгырдан чыгасың... Ә бу халәтең озакка сузылса нишләрсең?.. Безнең яшәештә мондый хәлдә калу мизгел белән генә үлчәнми, араланмый, кабатланмый – ул хроник рәвеш алган. Милли мәсьәләне әйтәм: телебез, җырларыбыз, мәдәниятебез, мәгърифәтебез нишли? Хыялыбыз, максатыбыз нидән гыйбарәт? Шуларны ачык белә торып, сезнең белән дә, хөрмәтле укучыларыбыз, сөйләшеп-аңлашып алыйк әле. Әмма минем бу тәкъдимем, каберәүләр кебек, сорау бирелгән, ләкин җавапсыз калган кебек булмасын. Сәхнә һәм җыр турында гына сүз кузгатуым (калган темалар-категорияләр дә шул халәттә). Иң нык борчылуым шул минем. Әлбәттә, күпләргә хас мондый тойгы.

Менә филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Миләүшә Хебетдинова бу мәсьәләләргә җитди карый торган «Мәдәни җомга» газетасында «Безнең җырда – эпигонлык чире» мәкаләсе белән кискен фикерләр җыелмасын бастырган. Галәмәт киң анализ ясалган анда. Кат-кат укып, сәхнәләрдә ни яңгыраганын чамалап, үзем күргәнне тәңгәлләп, сокланып, бар икән әле дөреслекне маңгайга чүкеп әйтә торган сәнгать белгечләре, дип куясың. Миңа да ул бер очрагач: «Син дә сәхнәдә шул өч җырыңны җырлап йөрисең!» – дип шартлатып әйтеп китте. Үпкәләмим. Беләм, тамашачы җүнле җыр ишетергә сусап утырганга күрә генә җырлыйм мин ул «Кил син»не. Кабат чыгуымны көтеп, кул чабалар бит алар туктамыйча. Үзенә дә, ашыгуын бүлеп, тагын бер тапкыр җырлап күрсәтер идем әле шуны. Мәкаләсен дә әйбәт җыр тудыра алмаучыларны тәнкыйтьләп язган ләбаса. Рәхмәт. «Үзгәреш җилләре»нә дә шактый саллы фикер төрттергән. Бу мәсьәләдә үземнең дә бер хакыйкатькә очраганым бар. Бик матур дәлил дип саныйм мин аны фикеребез сөрешенә.

Дәүләт Советында авылдашым, классташым, дустым – Разил Вәлиев кабинетында чәй артында сөйләшеп утырабыз. Шул вакыт өстәл телефоны аваз салды. Разил трубканы күтәрде дә:

– Әйе, Миңтимер Шәрипович, – диде.

Ишетелә бит, чөнки дустым телефонны колагыннан читкәрәк алды.

– Ни... Карале, Разил, син «Үзгзреш җиллләре»н караштыргалыйсыңмы? Бер җүнле җыр юк кебек тоела миңа. Татарчасы да татарча түгел сыман. Шулаймы?

– Әйе шул, Миңтимер Шәрипович.

– Менә шуларга акча бирмәсәң, без гаепле булабыз инде, әйеме, Разил?

– Әйе шул, ди инде Разил.

– Менә алар озакламый Америкага барыга йөриләр икән. Тагын сездән акча сорарлар, бирмичә ярамый.

Миңтимер Шәрипович:

– Әйе шул, – дип йомгаклап куйды сүзен.

Әйе, әйе, әйе... бирмичә булмый! Алар арасында да, җитәкчеләрне әйтәм, татар сәнгате үсүе өчен чын-чынлап тырышучылар бар. Ә кайбер оештыручылар шуларның йомшаклыгыннан файдаланып, әнә нәрсә эшлиләр... – кесә калынайталар.

Уйлаган кешегә уйларлык, җаны барга борчылырлык, куәте булганнарга көрәшерлек шөгыль-гамәл күбәйгәннән-күбәя бара, җәмәгать! Нинди җәмгыятьтә яшибез? Анысын әле төгәл белмибез дигән булабыз. Беләбез. Кычкырып әйтмибез генә. Кемнәр ничек байлык туплаган? Беләбез. Барысы да күз алдында. Илдә ничек тәртип урнаштырып була? Моның да юллары бар. Ришвәтчелектән дә котылу чаралары билгеле. Тик ни хикмәт, гади кеше ил, җәмгыять, халык мәнфәгатьләрен кайгырту чараларын төгәл белә, ә шул эшне үтәү вазыйфасы йөкләнгән хөкүмәт –  белми. Әйе, белми, дим, чөнки әлегә кадәр хөкүмәтнең халык миен аңгырайтудан башка гамәле юк. Олы түрәләр безне һаман тезислар белән «сыйлап» тынычландыра.

Ә без, чыннан да, барын да күреп-белеп, торабыз. Үзем күбрәк «коенган» эстрада диңгезенә чумыйм әле. Бу диңгез безгә ни өчен насыйп ителгән? Җырларны, көйләрне, гомумән, музыка дулкыннарын чайкалдырып, күңел көймәләрен тирбәтү, назлы җилләре белән иркәләп хисләрне канатландыру өченме? Әллә җирдә туган тереклекнең шаулы симфониясе шушымы? Милләтнең куенына иңгән бу диңгез, кызганыч ки, хәзерге чорда саклауга, яклауга мохтаҗ. Аннан вәхшиләрчә файдаланалар, пычраталар, талыйлар. Музыка дәрьясы да шуңа дучар ителгән. Вакыт үтү белән шундый сорау тумасмы: «Ваемсыз булган икән безнең бабаларыбыз! Кая музыкабызның миллилеге, самимилеге, күңелләрне актарып тарихыбызга, үткәннәребезгә алып кайта торганнары?» Һәр татарның һәр күзәнәгендә булган моң хакында безнең оныкларыбыз, нәрсә ул моң, дип сорамаячаклар дип кем әйтә ала? Югалтып барабыз без аны. Чөнки һәр көн азагында акча санап утыручы музыка өлкәсе эшкуарлары өчен синең моңың нигә кирәк. Аңа акчасын түләгән бер байның моңсыз кызын яки малаен җырлату күпкә отышлырак. Карагыз, барлык радиолар диярлек шушы бизнес белән шөгыльләнә. Радио тыңлаучыларның күбесенә шундый сорау тынгы бирми: нигә дип җырлаталар икән шул җырчыларны? Ни тавышлары, ни моңнары юк, җырлары да килделе-киттеле? Моңа җавап бар. Хәзерге вакытта музыка өлкәсендә эшләүче кайбер оешмалар, төрле максатлар куйган булып, җырчылар туплый башладылар. Фабрика-фабрика. Халыкка кирәкме, кирәк түгелме – менә шул фабрикаларның «эшләнмәләрен» кулланырга туры килә. Гомум милли теләкләр исәпкә алынмый. Кайвакытта җыр фабрикасына тавышы югары таләпләргә туры килмәгән, үзгәрәк җырчы-контрафакт килеп керә. Үзе очсыз (бәясе түбән), үзе җыр өлкәсендә әлегә «бум-бум». Менә тотыналар моның бер җырга охшаган мырлавын компьютерда рәтләп радио аша бирергә. Чыдап кына тор! Радиосы да бит үзләренеке хәзер, телевидениесе дә. Менә котыра гавам, менә котыра. Соңрак, шундый җыр сымак такмакларын җыеп, дискасын да чыгарып сата башлыйлар. Үсә җырчы. Кая анда сан, рәт Илһам Шакировларга, Әлфия Авзаловаларга! Әкренләп җырчы-конрафактыбыз аңга килә. Моны «Кеше!» иткән затлардар күпләп акча каерырга тотына. Йә, ярар, ди оешма, моның согы сыгылды бит инде, халык туя башлады, әнә студиягә тагын берәү килгән, тавышы искиткеч шәп карлыккан... Менә ул булачак хитлар патшасы! Акча тегермәне яңа контрафактны тартырга керешә. Ә без телевизордан гаҗәпләнеп, бу нәрсә инде тагын, диеп аптырап утырабыз. Бәлки монысын тора-бара Тукай премиясенә дә тәкъдим итәрләр. Нигә, күренекле бер музыкантыбыз әйтмешли, бөтен яктан килгән: тавышы юк – карлыккан, сакау да бугай, татар телен белми, төсе-бите полиция эзли торган кешенеке, сәясәткә керми – кандидат түгелмени!

Музыка диңгезенең дә чоңгыллары бар. Тартып ала – югаласың. Ләкин аның иң зур чоңгылы – хәзерге эстраданың мәкънәсез юнәлеше. Бу мәгънәсезлекне эстрада юнәлешен бизнеска кору барлыкка китерә. Уйланмаган, көтелмәгән кыргый бизнеска куып кертү.

Хәзерге заманда бик әдәпле, намуслы, халкың өчен тырышып, янып хезмәт итүче булырга уйласаң да була алмыйсың... Карагыз, танылу һәм ирешелгән югарылыкта тору өчен җырчы никадәр хезмәт, көч куярга тиеш. Мин аның һәрдаим коцертлар куюын, телевидениедә радиода чыгышлар ясавын күз алдына китереп әйтәм. Боларның бит һәрберсенә керү өчен чыгымнар тотыла. Аренда өчен генә дә Казанда (залларның әйбәтлегенә карап) йөзләрчә мең түләргә кирәк. Телевидениедә күренү дә шактый зур акча сорый. Ә менә радиодан синең җырыңны әйләндерәләр – түләүсез, реклама ясыйк әле үземнең концертка дип сорасаң – «чишендереп» чыгаралар. Авторларның хокукларын үтәүче юк. Югыйсә, һәр яңгыраган җыр өчен түләнергә тиеш бит. Шуңа күрә җыр иҗат итүчеләр якын киләчәктә баемаячаклар. Җырны тудыручыларны – шагыйрь һәм композиторларны санлаучылар күренми.

Сез әйтерсез, шуңа карамастан, байтак җырчылар баеп беттеләр бит, дип. Әйе, сез хаклы. Әйе, баедылар. Ләкин Илһам да, Әлфия дә була алмадылар. Сез аларны ярата да алмадыгыз. Ни өчен икәнен әйтимме? Чөнки аларның күбесе хәрәм гамәл кылып күперде. Барыбызга да мәгълүм – кемнеңдер кесәсенә кермичә баеп булмый – хәзерге бизнесның төп нигезе шунда. Җырчы җырның сүзләрен үзе язмый, көен үзе тудырмый, аранжировкасы пүчтәк сумга килешеп кенә яздырырга тырыша һәм шуннан еллар буе концерт куеп йөри, табыш ясый. Ә сез, хөрмәтле тамашачылар, хәләл эшләп алган акчагызга, тавышы да язылган фонограммалы концерт карап утырасыз. Менә шул факт – саз аны аңлыйсызмы-юкмы, күңелегездәге аларга карата булган ихтирамны һәм яратуны киметә. Юк ул хәзер Илһамны, Әлфияне, Хәмдүнәне яраткан күк бүгенгеләрне ихлас югарылыкка күтәрү. Ныгытып уйлап карагыз, җәмәгать: «Без Илһамлы халык, Әлфияле!» – дип күкрәк кагып, горурланып әйтә алабыз. Бармы хәзер шундыйлар?.. Никадәр генә гайбәт сөйләмәсеннәр, ягылмый бит аларга нахак сүзләр – изге җаннар булганнар. Легендалар! Кемнәр легендалык язмыш кичергән хәзер, санагыз әле?! Байлыкка сатылып җырлаган бер генә талант иясе дә Бөек була алмый!.. Халкың өчен җаныңны биреп яшәү – әүлиялек сыйфаты! Менә шул!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк