Синоптиклар Татарстанга карлы циклон якынлашу турында кисәтә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кара диңгездән Татарстанга карлы яңа циклон якынлаша. Бу хакта бүген “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү ида...
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кара диңгездән Татарстанга карлы яңа циклон якынлаша. Бу хакта бүген “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
“Пәнҗешәмбе, 22 мартта, республика янәдән көньяк-көнбатыштан килгән катнаш циклон йогынтысында булачак. Ул Кара диңгездән Татарстанга кар алып киләчәк, урыны белән көчле кар явачак. Аерым районнарда буран көтелә. Температура төнлә 5-10 градус салкын, көндез 0-5 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана”, - дип сөйләде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.
Эксперт сүзләренчә, якын көннәрдә һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак. Республикада кышкы һава торышы саклана. Алдагы тәүлектә көньяк районнарда бераз кар явачак. Минималь температура 12-17 градус салкын, аязган вакытта урыны белән −24 градуска җитәчәк. Иртәгә көндез 4-9 градус салкын көтелә. Алдагы чәршәмбедә, 21 мартта, явым-төшем күзәтелмәячәк. 11-16 градус салкын, көнчыгыш районнарда аязганда -20 градус булуы мөмкин. Көндез бераз җылыта, 2-7 градус салкын көтелә.
КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев республикага төньяк салкыны килә, шунлыктан температура түбән, дип белдерде.
“Һава температурасы якын декадада нормадан 5 градуска түбәнрәк булачак. Бу һава массаларының төньяктан һәм Арктикадан килүе белән бәйле. Республикада кичә көчле кар яуды. Тәүлегенә 8 мм явым-төшем булды. Бу карның айлык нормасының өчтән бер өлеше дигән сүз. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе дә кар явачак. Кар катламы тагын 2-3 мм га артачак”, - диде КФУ эксперты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 октября 2025 - 10:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
2 октября 2025 - 12:00
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
26 сентября 2025 - 15:00
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
25 сентября 2025 - 22:00
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
23 сентября 2025 - 14:00
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
18 сентября 2025 - 11:00
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк