«Сәхнә» журналының март санында QR-код аша аудиокитап тыңларга мөмкин
«Сәхнә» журналының март санында күрсәтелгән QR-код аша аудиокитап тыңлап була. Аудиокитапта Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романыннан өзек яңгырый.
«Сәхнә» журналының март санында күрсәтелгән QR-код аша аудиокитап тыңлап була. Аудиокитапта Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романыннан өзек яңгырый.
«Әгәр матурлык булмаса, бу дөньяда батырлык булмас иде. Безне матурлык яшәтә. Дөньяда татар кызы дигән матурлык бар. «Сәхнә» журналының март санында без татар кызларының матурлыгы турында аудиокитап тәкъдим итәбез. Әгәр матур татар кызларын тәрбияли алсак, безнең киләчәк бик матур булачак», — дип сөйләде «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр.
Журналдагы QR-код аша Зиннур Хөсниярнең «Хур кызлары» романыннан өзек тыңлап була. Романның дәвамы киләсе саннарда шулай ук аудиокитап форматында чыгачак.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Сәхнә» журналының кызыклы контент булдырып, популяр һәм күп сатыла торган басмага әйләнүен ассызыклады.
Чыганак: Татар-информ
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
Комментарий юк