"Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә уңышка ирешкән балалар ГИТИСка укырга кергәннәр
(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә уңышка ирешкән балалар Россия театр сәнгате институтына - ГИТИСка укырга керәләр. Бу турыда фестивальнең жюри әгъзас...
(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә уңышка ирешкән балалар Россия театр сәнгате институтына - ГИТИСка укырга керәләр. Бу турыда фестивальнең жюри әгъзасы һәм профессор Зилә Сөнгатуллина Чистайда үткән “Йолдызлык"ның зона гала-концертында әйтте.
“Татар-информ” хәбәрчесе Аксубай районыннан килгән Галина Сруртдинова белән әңгәмә корды. Галина - гала-концертка үткән “Фантазия” һәм “Восторг” бию төркемнәренең җитәкчесе. “Мин фестивальдә 18 ел катнашам, үзем вокал педагогы. Минем укучым - “Йолдызлык”та тәрбияләнгән Эвелина Ришат - Россия театр сәнгате институты ГИТИСны тәмамлап, бүгенге көндә инде үзе Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжында һәм Аксубай районының балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Жюриның барлык әгъзалары да, аеруча Дмитрий Туманов, Дмитрий Платонов һәм Дмитрий Пивоваров, Эвелинаның чыгышын бик ошатты. “
Йолдызлык” сәхнәсендә Эвелина якты йолдыз булып янып, үзен бик яхшы күрсәтте, шуңа күрә аны ГИТИСка укырга чакырдылар да инде”, - диде Г.Сруртдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк