“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк. Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентла...
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк. Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентларын Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов сайлап алачак.
“Татарстан – Россиянең бердәнбер ГИТИСта белем алган студентлары өчен түләүче регионы. Башка төбәктән килгән ата-аналарга, балалары әлеге уку йортына белем алырга керсен өчен, 200-300 мең түләргә туры килә. Кайсыбер гаиләләр, мәсәлән, Владивостоктан булсалар, гомумән 400 мең түлиләр. Безнекеләр финал турына гына киләләр. Быел ГИТИСның эстрада сәнгате читтән торып уку бүлегенә студентларны кафедра мөдире Михаил Борисов үзе кабул итәчәк. Көндезге бүлеккә – «Юнона и Авось» рок-операсының атаклы төп хатын-кыз ролен башкаручы Ирина Шанина. Алты бала язмышы өчен тыныч булырга мөмкин, дип уйлыйм. Без Байлар Сабасыннан Зилия Вафина өчен бик борчылабыз. Ул Щукинское училищесына укырга керәчәк”, - дип сөйләде фестивальнең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Дмитрий Туманов сүзләренчә, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең жюри составында ГИТИСның 8 профессоры катнаша, шул сәбәпле фестивальдә бернинди дә ришвәтчелек очраклары булуы мөмкин түгел.
- 2018 елда “Созвездие-Йолдызлык” фестивале 18 тапкыр үтте. Шушы еллар эчендә Россиянең иң дәрәҗәле югары уку йортын фестивальнең 22 җиңүчесе тәмамлаган. Татарстан Республикасыннан 26 студент бүгенге көндә ГИТИСта белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк