Спорт белән шөгыльләнер алдыннан баланы кардиологка күрсәтергә кирәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Идел буе федераль округының штаттан тыш баш балалар кардиологы, Россия балалар кардиологлары ассоциациясе генераль директоры Динара Садыйкова фикеренчә, бала спорт белән шөгыльләнә башлаганчы, аны кар...
Идел буе федераль округының штаттан тыш баш балалар кардиологы, Россия балалар кардиологлары ассоциациясе генераль директоры Динара Садыйкова фикеренчә, бала спорт белән шөгыльләнә башлаганчы, аны кардиолог та тикшерергә тиеш. Бу фикерен ул «Корстон» комплексында «Кардиологиядә генетика» конференциясендә әйтте.
«Баланы спорт секциясенә бирер алдыннан, педиатрдан гына белешмә таләп ителә. Кардиолог тикшерүе закон тарафыннан каралмаган. Без кардиологтан да белешмә булырга тиештер дибез», – ди Динара Садыйкова.
Аның әйтүенчә, әгәр бала спорт мәктәбенә кереп, тренировкалар ешлыгы атнасына өч тапкыр икешәр сәгатьтән дә ким булмаса, кардиологтан консультация булу зарур. Бала авыртулар бар дип зарланмаса да, кардиолог белән киңәш кирәк.
«Балага электрокардиография һәм эхокардиография кебек иң гади тикшерүләр үткәрү һәм кардиологка күренү җитә. Болай эшләү ата-аналар баласы өчен тыныч булсын өчен дә кирәк. Югары казанышлар спортына килеп тә, күпмедер вакыттан соң баланың йөрәк чире ачыкланган очраклар бар», – ди Динара Садыйкова.
Табиб сүзләренчә, мондый фактлар ата-аналарда борчу тудыра. «Бу проблеманы күтәрәбез, ләкин әле барыбер кардиолог консультациясе керми», – ди ул. Табиб су спорты төрләре, авыр атлетика, триатлон, волейбол кебек хәрәкәт күп булган спорт төрләре өчен кардиологга күренү бигрәк тә кирәк булуын әйтте.
Фото: Солтан Исхаков
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк