Өстәмә көннәрдә БДИ бирү өчен нинди профильләрне күбрәк сайлаганнар?
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Рус теле һәм профильле математика 2018 елдагы БДИның өстәмә көннәрдә бирелә торган чорының иң күп сайланган имтиханнары булачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте....
Рус теле һәм профильле математика 2018 елдагы БДИның өстәмә көннәрдә бирелә торган чорының иң күп сайланган имтиханнары булачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Өстәмә көннәрдә имтиханны узган елларның чыгарылыш сыйныф укучылары һәм шулай ук мәҗбүри фәннәрнең берсеннән (рус теле яки математика) канәгатьләнмәслек билге алган яисә нигезле сәбәп аркасында имтиханда катнаша алмаган агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары бирә ала, диелгән әлеге хәбәрдә.
Өстәмә көннәрдәге география буенча имтиханга 3,2 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Информатика буенча имтиханга 6,5 мең катнашучы теркәлгән. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 5нче июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.
25 июньдә өстәмә көннәрдәге БДИ база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика фәненнән узды. База дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханга 4,5 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Ул 78 төбәктә 816 имтихан бирү пунктында узачак. Профильле математика буенча имтиханга 30 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Имтихан барлык төбәкләрдә дә 924 имтихан бирү пуктында узачак. База һәм профиль дәрәҗәсендәге математика фәненнән имтиханда катнашучылар үзләренең нәтиҗәләрен 10 июльдән дә соңга калмый белә алачак.
Рус теленнән өстәмә көннәрдәге БДИ 26 июньдә уза. Имтиханга 30 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 956 имтихан бирү пуктында узачак. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 11 июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.
Химия, тарих, биология фәннәреннән өстәмә көннәрдәге БДИ 27 июньдә узачак. Химия буенча имтиханга 7,1 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең 84 төбәгендә 609 имтихан бирү пуктында узачак.
Тарих фәне буенча имтиханга 12,5 мең катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 703 имтихан бирү пуктында узачак. Биология буенча имтиханга 9,1 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 689 имтихан бирү пуктында узачак. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 11 июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.
Чит телләрдән имтиханның язма өлешен – 27 июньдә, ә телдән булган өлешен 29 июньдә бирергә мөмкин. Чит телләр буенча имтиханга 8,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан нәтиҗәләрен катнашучылар 12 июльдән дә соңга калмый белә алачак.
Рус әдәбияты, физика, җәмгыять белеме буенча өстәмә көннәрдәге БДИ 28 июньдә узачак. Җәмгыять белеме буенча имтиханга 19,6 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 709 имтихан бирү пуктында узачак. Физика фәне буенча имтиханга 10,3 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 656 имтихан бирү пуктында узачак. Рус әдәбияты буенча имтиханга 7,7 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә дә 633 имтихан бирү пуктында узачак. Имтихан нәтиҗәләре катнашучыларга 11 июльдән дә соңга калмый тапшырылачак.
БДИның өстәмә көннәрдә бирелә торган чоры 2 июльдә барлык фәннәрдән имтихан тапшыру өчен өстәмә көн белән төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк