Су эчеп ябыгып буламы? (өч кагыйдә)
Су эчүнең ябыгуга ничек йогынты ясавын төгәл билгеләп булмый, тик аның файдасы аермачык. Хәзерге вакытта медиинада су эчеп ябыгып булуны тулысынча раслаган төгәл мәгълүмат юк. Шулай да су эчүнең орга...
Хәзерге вакытта медиинада су эчеп ябыгып булуны тулысынча раслаган төгәл мәгълүмат юк. Шулай да су эчүнең организм өчен файдалы үзлекләре бар. Бу турыда «Вести. Медиина» порталы яза.
Су аппетитны баса. Ашказаны тулы булгач, баш миенә тамак тук дигән хәбәр килә. Ашказанында су булгач, ризык азрак керә. Шуңа күрә ашар алдыннан бер стакан су эчеп кую файдалы.
Су калорияләрне яндыра. 500 мл салкын су энергия сарыф итүне арттырганы ачыкланган. Тикшеренүчеләр фикеренчә, ашкайнату процессы барышында организм салкын суны җылыту өчен энергия сарыф итә. Әлбәттә, бу очракта сүз минималь саннар турында бара.
Су токсиннарны бетерә. Детоксның билгеле булган бердәнбер төрен көн саен безнең бөерләребез һәм бавырыбыз башкара. Ләкин организмга су җитмәгәндә, бу органнарда калдыкларны эшкәртү дөрес бармый. Эч күперә. Бу вакытта организмдагы сыеклык тоткарлана. Авырлык кимеми, киресенчә арта. Шуңа күрә, ашкайнату системасы эшчәнлеген оптимальләштерү өчен, сыеклыкны җитәрлек күләмдә эчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне!
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
Комментарий юк