Логотип
Хәбәрләр

Сургут татарлары "Шәл бәйләү өмәсе" ясады

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 27 гыйнвар көнне Сургутның «Ак калфак» оешмасы «Шәл бәйләү өмәсе» уздырды. "Остазыбыз Гөлсинә Вәлиева ничек мамык язарга,...

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 27 гыйнвар көнне Сургутның «Ак калфак» оешмасы «Шәл бәйләү өмәсе» уздырды.

"Остазыбыз Гөлсинә Вәлиева ничек мамык язарга, өрләргә һәм ничек бәйләнгәнең күрсәтте. Кул эшләрен тотып килүчеләр дә булды. Гармунчылар — Фәнил белән Марсель халкыбызның онытылмас җырларын уйнап, җырлый-җырлый утырдылар. Ансамблебезнең нәни кызлары да катнашты — Чулпан Гыйльманова «Шәл бәйләдем» дигән җырын бүләк итте", дип хәбәр итә Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе.

Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас.

"Бу гадәтләр югалмасын өчен без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, белергә тиеш. Аларны белсәк, безнең телебез, милләтебез дә югалмас, сакланыр", - дип белдерә оештыручылар.

татар-информ

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021