Түбән Кама укучысы, Марсель Галиев әсәрен сөйләп һәм җырын җырлап, Украинада җиңгән

Түбән Кама лицееның 5нче сыйныф укучысы Илнар Һидиятов “Тарас Шевченко халыкларны берләштерә” (“Тарас Шевченко объединяет народы”) халыкара бәйгесендә Гран-при яулаган. Бу хакта Татарстанның Түбән Кама районы сайты хәбәр итә.

Илнар 24нче лицейда укый. Бәйгедә ул жюрига Марсель Галиевнең “Нигез” повестеннан өзек укыган һәм татар телендә "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җырын башкарган. Украина жюрие Түбән Кама укучысын җиңүче дип таныган.

Быел читтән торып булган номинациягә  20 илдән, шул исәптән  Австралиядән, Кипрдан, Һиндстаннан, Иорданиядән, Канададан, Португалиядән һәм башка илләрдән 157 видеоролик килеп ирешкән. Җиңүчеләр “Наживо”, “Видеоформат”, “Мой Шевченко” номинацияләрендә билгеләнгән. Быел шулай ук ике яңа категория – “Память” һәм “Вне времени” кертелгән. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
769
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы