Түбән Камада «Надежда» үзәге каршында «Вера и любовь» инклюзив театр студиясе ачылды. Театр спектакльләрендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле түбәнкамалылар да чыгыш ясый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Актерлар - «Надежда» интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Аларны сәхнәгә Яшь тамашачы театры актрисасы Валерия Бабушкина әзерли. Труппа үз эшчәнлеген Олеся Емельянованың «Приключения кота» спектакле белән ача.
Комментарий юк