Түбән Камада төшерелгән фильм Шукшин кинофестивалендә катнаша
Түбән Камада төшерелгән «Өрек һәм күрәгә» фильмы Шукшин кинофестивалендә катнаша Фильмның режиссеры Линара Баһаветдинова билгеләп үткәнчә, Шукшин фестивале программасына керү – бөтен команда өчен зур...
Түбән Камада төшерелгән «Өрек һәм күрәгә» фильмы Шукшин кинофестивалендә катнаша
Фильмның режиссеры Линара Баһаветдинова билгеләп үткәнчә, Шукшин фестивале программасына керү – бөтен команда өчен зур уңыш.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Узган ел Түбән Камада төшерелгән «Өрек һәм күрәгә» фильмын Шукшин кинофестивале конкурс программасы кысаларында тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Түбән Кама районы сайтында хәбәр ителә.
Фильмның режиссеры Линара Баһаветдинова билгеләп үткәнчә, Шукшин фестивалендә катнашу – бөтен команда өчен зур уңыш.
25 минутлык кыска метражлы фильмда катлаулы тормыш хәлләреннән чыга белү, күпмилләтле гаилә, җаваплылык һәм мәхәббәт хакында бәян ителә. Фильмның халыкара премьерасы быелның 12 июнендә Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә булды.
- ХХ Бөтенроссия Шукшин кинофестивале Алтай краенда уза. Кинофорумның конкурс программасына Россия һәм чит илләрдә төшерелгән 150 фильм арасыннан 22 картина сайлап алынган.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның тагын бер режиссеры - Әмир Сальяновның «Потерянный путь» фильмы фестивальнең конкурс программасына керүе хакында хәбәр иткән иде.
- Узган 2017 елда Шукшин кинофестивале программасына режиссерлар Р.Рәшитов һәм И.Дамаскинның - «Неотосланные письма», режиссер Оксана Синчугованың «Блудный сын» фильмнары кертелгән иде.
- татар-информ
-
Фото: пресс-служба Главы НМР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк