Тәбрис Яруллин Татар яшьләре форумында күтәреләчәк төп темалар хакында сөйләде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында бизнес, гаилә һәм тәрбия, медиа, тел һәм мәгариф, яңа мәдәният темалары күтәреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьл...
1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында бизнес, гаилә һәм тәрбия, медиа, тел һәм мәгариф, яңа мәдәният темалары күтәреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган матбугат конференциясендә форум рәисе Тәбрис Яруллинсөйләде.
“Без быелгы форумның төп темасын һәм идеясен "Киләчәк" дип атадык. Чөнки безгә һәрвакыт: “Яшьләр – ул безнең киләчәгебез”, - дип әйтәләр. Киләчәк кая алып барыр, ул нинди була? Бу турыда безгә әйтмиләр, аны без үзебез күзалларга тиеш. Минемчә, бу - бик дөрес фикерләү. Пленар утырыштан кала, программада булган барлык чара да шуңа корылган”, - дип сөйләде Тәбрис Яруллин.
Татар яшьләре форумында дискуссион мәйданчык та булачак.
“Делегатлар белән дискуссион мәйданчыкта бизнес, гаилә һәм тәрбия, медиа, тел һәм мәгариф, яңа мәдәният темаларына сөйләшәчәкбез. Болар - безне борчыган мәсьәләләр. Аларның нәтиҗәләре бер – киләчәкне күзаллау булачак, чөнки без киләчәкне дә кайгыртырга тиеш”, - диде Тәбрис Яруллин.
- VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000 артык делегат катнашыр. дип көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк