Тәбрис Яруллин вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсе 22 июнь көнне каралачак
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазыйфаларыннан китүе турында гаризасы 2...
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазыйфаларыннан китүе турында гаризасы 22 июнь көнне форум советы утырышында каралачак. Совет утырышын уздыру хакында бүген БТЯФ эшче төркеменең ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуында килешенде.
Тәбрис эшче төркемгә советның чираттан тыш утырышын уздырып, үз вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсен күтәрергә тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә дә 22 июнь көнне каралачак дип килешенде.
"Бөтендөнья татар яшьләре форумының бик күп проектлары бар. Җитәкчеләр килә дә китә, ләкин проектлар милләт өчен, форум өчен, конгресс өчен бик кирәкле, алар дәвам итәргә тиеш. Бу эшне кемгә йөкләргә була, аларны кем алып барырга тиеш, без шуны хәл итәргә тиеш", - диде Васил Шәйхразиев.
- 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдерде. Аның җитәкчелегендә татар яшьләре форумы утызга якын проект эшләп барды, алар арасында "Мин татарча сөйләшәм", "Татар-дозор", "Тарихи бранч", "Печән базары", "Җәдид фест" һ.б.
Тәбрис Яруллинның татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкару вакытлыча Ленария Мөслимовага йөкләнде. Моңа кадәр Мөслимова татар яшьләре форумында баш сәркатип, координатор эшен алып барды.
Тәбрис Яруллин шулай ук Милли Шура әгъзасы. Ул шура составында калачак, диде Васил Шәйхразиев.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк