Түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча Татарстан алда бара
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча төбәкләр арасында алда бара. Хәзерге вакытта 5-18 яшьлек балаларның 76,3 п...
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча төбәкләр арасында алда бара. Хәзерге вакытта 5-18 яшьлек балаларның 76,3 проценты өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнә.
Республика әлеге күрсәткеч буенча Федерация субъектларының күбесен узып киткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сөйләде.
“Республикада техник иҗат түгәрәкләре бик популяр. Биредә Россия буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе бездә. Татарстандагы балаларның 14 проценты - техник юнәлештәге түгәрәкләр, якынча 7 проценты төбәкне өйрәнү белән кызыксына”, - дип аңлатты Л. Сулима.
Игътибарны балаларга өстәмә белем бирүгә юнәлтергә – Россия Президенты үзенең “май указларында” шундый бурыч куйды.
Проектның төп максаты балаларга түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру. “Кванториум” балалар технопаркын булдыру- әлеге максатны тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. Республикада өч технопарк - Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк