Төркия мәктәпләрендә гомумтөрки тарихын өйрәнәчәкләр
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Төркиянең Милли мәгариф министрлыгы урта мәктәпләрнең сигезенче сыйныфларына “Гомумтөрки тарихы” предметын уку-укыту программасына кертә. Бу хакта "Анадолу" хәбәрлә...
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Төркиянең Милли мәгариф министрлыгы урта мәктәпләрнең сигезенче сыйныфларына “Гомумтөрки тарихы” предметын уку-укыту программасына кертә. Бу хакта "Анадолу" хәбәрләр агентлыгына ведомство чыганакларында җиткергәннәр.
Предметны, факультатив буларак, Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлеге советына кергән илләрнең урта мәктәпләрендә яңа уку елыннан кертү планлаштырыла. Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлеге советына Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан керә.
Эскишәһирдә 2014 елның 22 ноябрендә Советка кергән илләрнең мәгариф министрлары катнашында утырыш уздырыла. Катнашучылар бердәм тәкъдим белән чыга. Әлеге тәкъдим төрки халыкларның тарихы буенча уртак дәреслек әзерләү кирәклеге турында була.
“Гомумтөрки тарихы” дәреслеге Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев башлангычы белән махсус комиссия тарфыннан халыкара экспертларны җәлеп итеп әзерләнгән.
Төрки совет илнең мәгариф министры Исмет Йылмазга яңа дәреслек буенча эшнең төгәлләнүен җиткергән.
Йылмаз, үз чиратында, министрлык карамагындагы мәгариф һәм тәрбия бүлегенә әлеге дәреслекне бәяләүне йөкләгән. Аннан соң дәреслек уку программасына кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк