Төркиядә халыкара шигърият фестивалендә Рәмис Аймәт катнашкан
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Төркиядә халыкара шигърият фестивалендә Рәмис Аймәт катнашкан. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте. Төркиянең Истанбул шәһәрендә VI Халык...
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Төркиядә халыкара шигърият фестивалендә Рәмис Аймәт катнашкан. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Төркиянең Истанбул шәһәрендә VI Халыкара шигърият фестивале үткәрелде. Әлеге фестивальдә 17 мәмләкәттән 38 шагыйрь катнашкан.
"Төрки телле шагыйрьләрне берләштерү, үзара якынайту максатыннан оештырылган әлеге чарада Татарстанннан М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Төркиянең Х.Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты Рәмис Аймәт катнашты", диелгән әлеге хәбәрдә.
Шагыйрьләр дүрт көн дәвамында Истанбулның төрле мәдәни мәркәзләрендә, уку йортларында, лицейларда, төрек әдәбияты вакыфында үткәрелгән кичәләрдә катнашып, шигърият сөючеләрне үзләренең иҗатлары белән таныштырган, тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк