Хәбәрләр
Төркиядә Рамазан аенда иң яратып ашала торган татлы ризык - кадаиф әзерлиләр
(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Төркиянең Диярбакыр кондитерлары Рамазан ае җитү белән җирле татлы ризык - кадаиф әзерли. Кадаиф - пәхләвәнең бер төре. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итте. Конд...
(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Төркиянең Диярбакыр кондитерлары Рамазан ае җитү белән җирле татлы ризык - кадаиф әзерли. Кадаиф - пәхләвәнең бер төре. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итте.
Кондитерлар кадаиф яратучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, Рамазан ае башлангач, ике сменада эшлиләр. Бу татлы ризыкны Анкара, Истанбул, Төркиянең башка провинцияләрендә дә күпләп сатып алалар, диелә әлеге хәбәрдә.
- Кадаифны мичтә пешереләр һәм өстенә ширбәт агызалар. Әлеге ризыкны әзерләү өчен, пестә (фисташка), башка төрле чикләвекләр, сөт өсте һәм сыр кулланыла. Ул - Рамазан аенда иң киң таралган татлы ризыкларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк