Табибларның игезәк балалар сыңарын чит анага бирүе 35 елдан соң билгеле булган (Видео)
Балалар йортында үскән К.Мозаффарованы 35 елдан соң урамда очратып таныганнар. Пермьдә яшәүче Шиловлар гаиләсе 35 елдан соң ике игезәк кызларының ни өчен бер-берсенә бер дә охшамаганын белгән. Хәзер...
Пермьдә яшәүче Шиловлар гаиләсе 35 елдан соң ике игезәк кызларының ни өчен бер-берсенә бер дә охшамаганын белгән. Хәзер алар табиблардан 55 миллион сум таләп итәргә җыена. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
1982 елда балалар тудыру йортында әни кеше игезәк бала тапкан. Табиблар бала тудыру йортыннан чыкканда игезәк сыңарының берсе урынына чит кеше баласын биреп җибәргән. Шулай итеп бер гаиләдә бер-берсенә бер тамчы да ошамаган ике игезәк кыз үскән. Кызларга Яна һәм Ульяна дип исем кушканнар.
Яна - чит кеше баласы булуын 35 елдан соң гына белгән. Бу хәлне ул бик авыр кичергән. Моңа кадәр дә "чегән кызы" дип котырталар иде, ди ул. Чөнки Яна бу гаилә кешеләренә бер охшамаган. Аның тормышында кыенлыклар да килеп чыккан. Бу гаилә өчен чит кеше булуын белеп, өйдән чыгып китәргә дә җыенган булган.
Бала тудыру йортында калган үз кызлары исә хәзер Ксения Мозаффарова исемле. Аны "анасы" балалар тудыру йортында ук калдырып киткән. Бала башка гаиләгә эләккән. Тик анда да тормыш яхшы булмаган. Ксения Мозаффарова ятимнәр йортында үскән. Бу кыз да тормышы бик катлаулы булуы турында сөйли.Дәвамы...
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк