Хәбәрләр
Табышмак әйтәм - җавабын тап
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Үзе йомры, үзендә су тора. Су аркылы тимер күпер. Киермә кашлы, Киртек башлы. Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара. Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште. Бәләкәй генә чәчле пуп Мо...
- Үзе йомры, үзендә су тора.
- Су аркылы тимер күпер.
- Киермә кашлы, Киртек башлы.
- Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара.
- Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште.
- Бәләкәй генә чәчле пуп Морҗа юллыгын тазарта.
- Бер ялбыр эт абзардан бөтен сарыкны куа.
- Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җылы ул.
- Тирән базда тимер эчәк.
- Барганда җырлый-җырлый бара, Кайтканда җылый-җылый кайта.
- Өч туган су керергә барган, Икесе кергән, Өченчесе ярда калган.
- Бер дугада ике күл эленеп тора. Бер ботакта ике кош сайрый.
- Кырык төштән билен буган, Утыз чиләк аш ашый.
- Кара сыерның кабыргасы тишек.
- Бер өй, Өй битендә чөй; Чөен күзенә тыгар, Суырып алыр, су чыгар.
- Ике колаклы, Өч аяклы, Олы корсаклы.
- Аркасы бар - эче юк.
- Борыны бортас, Карыны картас, Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Тик тормас.
- Өй артында җиз тәкә, Җитәкләтә, күтәртә. Үзе бармас, Ияртсәң калмас.
- Бохарадан килгән сары торна Башын сузып су эчә.
- Төртсәң су чыга, Су чыкмаса, сүз чыга.
- Кап корсак, Эче кара бавырсак.
- Өй эчендә түгәрәк күл.
- Эче куыш, тышы таш, Әләлекәй орчык баш.
- Колагы бар, башы юк, Ашамаган ашы юк.
- Колагы бар - ишетми, Тигез җиргә утырмый.
- Кара сыер астында кызыл бозау.
- Кара сыерым карап тора, Кызыл сыерым ялап тора.
- Сыңар аяк саескан, Суга төшеп, су эчкән.
- Үрдәкнең койрыгы тау башында, Башы Кама елгасында.
Табышмак җаваплары
- Чиләк
- Чиләк тоткасы
- Көянтә
- Ике чиләк белән суга бару
- Чиләк белән су алу
- Пумала
- Пумала, төтен
- Җылыткыч батарея
- Су, газ торбалары
- Сусыз һәм сулы чиләкләр
- Көянтәләп суга бару
- Көянтәләп суга бару
- Кисмәк
- Мичкә
- Мичкәдән су агызу
- Лакан
- Ялгаш, тагарак
- Комган
- Комган
- Комган
- Юынгыч
- Күмер савыты
- Тәлинкә
- Чүлмәк
- Миски
- Казан
- Казан астында ут яну
- Казан астында ут яну
- Чүмеч
- Чүмеч
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
3063
0
0
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк