«ТАИФ» компаниясендә яңа генераль директор
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бүген “ТАИФ” компанияләр группасы директорлар советының яңа составын сайлады. Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “ТАИФ” башлангычында торган Альберт Шиһабетдинов урынына аның улы Руслан Шиһабе...
Бүген “ТАИФ” компанияләр группасы директорлар советының яңа составын сайлады. Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “ТАИФ” башлангычында торган Альберт Шиһабетдинов урынына аның улы Руслан Шиһабетдинов сайланды.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында, яңа генераль директор якын киләчәктә компаниянең сәясәтен үзгәртергә җыенмавын әйтте.
“Әгәр “ТАИФ”ны сыйфатлы Швейцария сәгатьләре белән чагыштырсак, аны сөртеп кенә торырга кирәк, ә механизмына кагылырга ярамый. Әгәр “ТАИФ”ны Швейцария пычагы белән чагыштырсак, кайберләре кайрап алуны таләп итә”, - диде Шиһабетдинов.
“Әлегә революцион карарлар кабул итү күздә тотылмый”, - дип өстәде ул. Генераль директор сүзләренчә, “ТАИФ” компанияләр группасында караларны әзерләүнең һәм кабул итүнең нәтиҗәле механизмы формалашкан.
Бүген Казанда “ТАИФ” акционерлары җыелышы узды. Анда компаниянең 2018 елгы эшчәнлеге турында доклад укылды һәм директорлар советының яңа составы сайланды.
- 2018 ел нәтиҗәләре буенча “ТАИФ” группасы 878,4 млрд сум керем алган. Барлык бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 61,6 млрд сум күчергән, шул исәптән Татарстан бюджетына 17,4 млрд сум акча керткән. Гамәлдәге җитештерү төзелешенә һәм модернизациясенә 59,5 млрд акча тотылган.
- татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк