Талпан энцефалитыннан прививка ясатыр вакыт җитте – Марина Патяшина
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, талпан энцефалитыннан прививка ясатыр вакыт җитте. Мари...
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, талпан энцефалитыннан прививка ясатыр вакыт җитте.
Марина Патяшина бүген талпан энцефалитыннан вакцинация куркыныч янаган төркемгә керүчеләргә уздырылганын әйтте. Бу урманнарда эшләүчеләр – урманчылар, геологлар. “Гади кешеләр үз акчасы хисабына прививка ясата ала. Бу Татарстанда киң таралган күренеш дип санамыйм. Талпан энцефалитыннан вакцинаны күбрәк талпаннар күп булган җирлекләргә баручылар кадата. Мәсәлән, былтыр минем ирем һәм улым Уралга тауларга барганнар иде, без аларга прививка ясаттык. Тик аны алдан кайгырту зарур. Мондый урыннарга җәйге сәяхәткә баручылар өчен вакыт җитте инде. Апрель-майда ук ясатырга кирәк, чөнки әле иммунитет булганчы, бер ай кирәк”, - дип Патяшина соңга калмаска киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк