Талпан кадалса, өч көн эчендә табибка күренергә кирәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Талпан кадалса, 72 сәгать эчендә аны тикшертү зарур. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шула...
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Талпан кадалса, 72 сәгать эчендә аны тикшертү зарур. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шулай дип белдерде.
Аның әйтүенчә, Татарстанда талпан энцефалиты таралырга мөмкин булган 30 район бар. “Бу районнарда булган талпаннарда энцефалит вирусы бар, кешегә ябышканда, шул вирусны йоктыру ихтималы бар дигән сүз”, - диде.
“Әгәр сез урманга шашлыкка, йә гөмбәгә барасыз икән, талпан кадалса, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Кеше талпанны үзе алган очракта да, банкага салып, медицина оешмасына килергә тиеш. Ничек кенә көлке тоелмасын, банкада тишек булырга тиеш. Бу талпан үлмәсен, суласын өчен кирәк. Бу талпанны медицина хезмәткәре лабораториягә җибәрә. 1-2 тәүлек эчендә тикшереп, талпан энцефалиты бармы-юкмы – шуны ачыклыйлар. Әгәр бу вирус булса, димәк, бу кешегә талпанга каршы иммуноглобулин ясала. Ә ул талпан тешләгәннән соң беренче 72 сәгать эчендә генә кертелә. Бүген кешеләргә шуны белү мөһим: әгәр аларга талпан кадала икән, аларга кичекмәстән медицина учреждениесенә бару кирәк. Шушы 72 сәгать эчендә тикшертеп өлгерү зарур. Юкса, талпанны өч көн рюкзагында йөртеп, аннары гына алып килүеннән файда юк. Талпанны тикшерү һәм иммуноглобулин кертүнең мәгънәсе калмый”, - дип кисәтте Марина Патяшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк