ТАМАШАЧЫБЫЗГА КАРШЫ СҮЗ ӘЙТТЕРМИМ!
Төрле яклап килгән, һәрдаим игътибар үзәгендә яши торган кешеләр була. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артисты. ТРның атказанган артисты Чулпан Әскәрова турында да шулай дип әйтеп буладыр. Ут яндырып уйнаган рольләре белән генә дә түгел, ачыклыгы, харизмасы, хәтта, аз гына усаллыгы белән дә яраттыра ул. Алтын юбилее уңаеннан, аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
«Әнидән бервакытта да «ала алмыйм, акчабыз юк» дигән сүзне ишетмәдем»
– Чулпан апа, быел сезнең юбилей елыгыз. Түгәрәк датагызны нинди уйлар белән каршылыйсыз?
– Беләсезме, кайбер кеше үзенең яшеннән курка. Ә мин курыкмыйм. Үземнең 30 яшемне тутыра алмыйча аптырап беткәнем истә. Мин Чаллы театрына 18 яшемдә килдем. «Чулпан, кайчан олыгаясың соң инде», – ди торган идем үземә үзем. «Һаман 30 тулмады бит», – дип уфтана торган идем. Һәрвакыт өлкәнрәк буласым килде. Олыгайган саен кеше зирәгрәк була бара, аңа хөрмәт белән карый башлыйлар дигән уй утыра иде күңелдә. Чыннан да, еллар узган саен акылы да, кадер-хөрмәте дә, тәҗрибәсе дә арта. Шуңа күрә яшь бара дип борчылып утырганым юк. Бу матур датам – 50 яшемне дә яратып каршылыйм.
– Шулай да, яшьлек сагындырмыйча калмыйдыр. Кайсы мизгелләре хәтерегезгә аеруча уелып калган?
– Яшьлеккә караганда да балачагым – рәхәт балачагымны хәтерлим мин. Курчак кебек матур итеп киендерелгән, әнисенә ияреп эшкә йөрүче кечкенә Чулпанны. Әнием мине ялгызы гына үстерсә дә, муллыкта яшәтер, матур итеп киендерер, тәмле кәнфитләр ашатыр өчен, күп көч куйды. Берничә эштә – Бөтенсоюз иҗат йортында театр бүлеге мөдире булып та, телевидениедә дә, циркта да, хәтта кинотеатрда җыештыручы булып та эшләде. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтлемен. Чөнки әнинең авызыннан беркайчан да «бу әйберне ала алмыйм, акчабыз юк» дигән сүзне ишетмәдем. Әле хәтта Чаллы театрына килгәч тә: «Әни, менә шундый күлмәк киясем килә», – дигәч: «Алып бирәм мин сиңа, кызым, тун кирәк булса да алып бирәм», – дип кенә торды. Хәзер мин дә балаларыма карата шулай. Алар матур булсын дип тырышам. Үзем дә матурлыкны бик яратам.
– Әтисез үскәнгә кимсенгән вакытларыгыз була идеме?
– Юк, ул яктан да әниемә рәхмәт. Әтием юк дип читенсенеп яшәмәдем. Чөнки минем әтием яшьли үлеп киткән. Әмма мин әти ягыннан туганнарым белән бик якын аралашып үстем. Алар янына авылларга да кайтып йөрдем. Әти үзе дә замананда Рәшит Шамкайлар белән бергә театр училищесын бетергән кеше. Мине әтинең дуслары Рифкать кызы дип беләләр, аны гел искә төшереп торалар иде.
– Әниегез дә сәнгатьтән ерак түгел, әтиегез дә артист. Нигә артист булуыгыз сорамыйча да аңлашыла.
– Әйе, мин театрга һәрвакыт тартылдым. Әле минем икенче әнием кебек якын – Әлфирә апам да бар. Ул да Камал театрында, көндез сәркатип булып, кич гарберобта эшләде. Мин апага ияреп барам да, ул эшләгән арада спектакльләр карыйм. Ә болай мәктәптә укыганда алай ярылып яткан артистлык сәләтем юк иде. Элек бит аның, хәзерге сыман, баланың сәләтен ача торган бәйгеләре дә юк иде инде. Ниндидер кечкенә скетчлар уйнаган гына истә. Мине барысына да театр училищесы, андагы остазларым өйрәтте. Ә артист буларак – зур рольләр биреп, Чаллы театры ачты. Шуңа да мин шулхәтле яратам бу шәһәрне. Миңа бер генә көн дә: «Син менә Казан кызы бит, нигә Чаллыда яшисең?» – дип әйтмичә калганнары юк. Яратам һәм бетте! Шушы тамашачыны, Чаллыны яратам. Чаллы тамашачысы турында беркайчан авыр сүз әйттермим.
«Миндә гел характерлы рольләр булды»
– Курсташ кызларыгыз белән дус-тату яшәп, бер театрга килеп төшкәч, арагызда көндәшлек тумадымы?
– Безнең арада беркайчан да көндәшлек булмады, чөнки без өчебез 3 амплуада уйный торган актрисалар. Мин уйнаган рольләрне ул кызлар, бәлки, алай ук булдырып чыга алмаслар иде, ә алар уйнаган рольләрне мин җиренә җиткереп уйный алмыйм. Алсу Хәбетдинова, мәсәлән, бик матур итеп җырлый, саф татарчасы белән җәлеп итә иде. Миләүшә бик самими кыз, әбиләр, балалар рольләренә курыкмыйча алына иде. Ә минеке гел характерлы рольләр булды. Әйе, минем кайвакыт үземне ватасым, башка әйберне дә уйнап карыйсым килә иде. Һәм ул мөмкинлекне миңа бер елны, безнең театрга килеп Ренат Әюпов бирде. Ул безнең педагог-остазыбыз. Ул Марат Касыймов белән миңа бер составта Галиябану белән Хәлил ролен бирде. Артистка үзен башка рольләрдә тоемлап карау да бик кирәк нәрсә икән. Миннән лирика да әйбәт кенә килеп чыга икән, мин тирәнрәк артист та була алам икән бит дип сөенгән идем.
Икенче лирик ролем – Булат Бәдриев куйган «Кызлар нигә елый?» спекталендә булды. Һәм, ниһаять, Фаил Мирзаевич миңа «Дядя Ваня»дагы Сонечка ролен бирде. Сабыр, тыныч, бөтен нәрсәгә ярар дип кенә торучы хатын-кыз ролен. Мин ул рольне шундый нык яраттым. Чөнки кайбер рольләрне уйный-уйный арып бетәсең, ә Сонечка яратылып бетмәгән бала сыман калды. Без ул спектакльне, кайбер сәбәпләр аркасында, нибары 5 тапкыр гына уйнадык. Шул 5 тапкыр гына уйналуга карамастан, ул минем иҗат этабымдагы зур ролемә бер баскыч булып торды. Шул лирик рольләр тамчылап җыелып, мине «Сихерче»дәге ролемә кадәр китереп җитерделәр.
«Сәхнәгә менә алмыйм, тамакта төер»
– Убыр – сезгә «Тантана» премиясе алып килгән ролегез.
– «Тантана» премиясенә мин бер тапкыр «Дядя Ваня»ның Сонечка роле белән номинацияләнгән идем инде. Ул вакытта көтүем шул премияне. Әмма ул елны махсус приз белән генә калдым. Ә бу юлы бер дә борчылмадым. Без бу ишектән кереп карадык бит инде, мин әйтәм. Инде бу тойгыларны кичергән кеше буларак, курыкмыйча бардым. Ләкин сәхнәдә үз исемемне ишетү белән коелып төштем. Сәхнәгә менә алмыйм, тамакта төер. Сүзләремне дә ни татарча, ни русча әйтә алмадым. Бик каты дулкынландым. Синең хезмәтеңне бәяләүләре күңелгә бик рәхәт инде. Шулай ук бу бик зур җаваплылык та. Юбилей сезоныма режиссёрыбыз миңа менә шундый зур роль бирде.
– Ролегезнең асылына төшү авыр булдымы?
– Җәй көне сәнгать җитәкчебез: «Син «Сихерче»не беләсеңме?» – дип сорады. Беләм, мин әйтәм. Чөнки элегрәк Нәбирә апа Гыйматдинова әсәрләрен халык китапханәләрдә чират торып, ябырылып укый иде. «Укы», – диде миңа Олег Мәдиярович. Әмма мин моны укый алмадым. Яртысын әни, яртысын ирем укып бирде. Августта эшкә чыккач: «Олег Мәдиярович, монда ике роль. Берсенә 100, икенчесенә 14 яшь, миңа кайсы соң моның?» – дим. «Убыр» роле сиңа», – ди. Аптырап калдым. Әле әниләр ролен дә уйнамаган, һаман Сонечкалар, Гүзәлләр булып кызлар ролендә йөргән Чулпанга 100 яшьлек Убыр ролен бирәләр!.. Китапны икенче тапкырында үзем укып чыктым. Шундый катлаулы, борынгы тел белән сөйли героем. Ятлыйсы да килми. «Булмый бу, Чулпан», – дип уйлыйм инде. «Эх син, шушыны да булдыра алмассыңмы?» – дип тә үртим инде үземне. Әлеге ролемне ничек тойдым, шулай, үз тәҗрибәм белән уйнап чыктым. Нәбирә апаның сүзе бик кыйммәт булды. «Алар барысы да шундый табигый», – диде ул. Чыннан да, геройларыбыз табигый килеп чыкты.
– Соңгы елларда Чаллы театры репертуары тамырдан үзгәрешләр кичерә. Мондый үзгәрешләргә тамашачы һәм коллектив әзер идеме?
– Безнең элекке, кечкенә генә cәхнәле театрыбызга гел бер үк тамашачы йөри торган иде. Хәзер тамашачыбыз да яшәрде. Ә яшьләрнең «мин сиңа, син миңа» дигән кебек гади спектакльләр карыйсылары килми аларның. Хәзер бит беренче сыйныфтан ук балаларның мантыйкый фикерләү сәләтен үстерәләр. Мантыйкый уйлау аларга кечкенәдән бирелгән. Шуңа да яшь буынның примитив әйберләр карыйсы килми.
Тамашачыбыз да, сәнгать җитәкчебез дә яшь. Без дә бу үзгәрешләрне уңай кабул иттек. «Ирне ир иткән дә, хур иткән да хатын» диләр бит. Шуның кебек үк артистны артист итүче кеше – ул режиссёр. Ул сынчы, ә без пластилин. Репертуар үзгәрүнең нәтиҗәләре дә бар. Без боларның барысын да күреп торабыз. Аннан үзебез уйнамаган спектакльләрне читтән дә карыйбыз. Безнең спектакльләребез бик чиста-пөхтә.
«Гөрләтеп эшләп ятабыз»
– Чулпан апа, сез 2 нче татар гимназиясендә «Тылсым» балалар студиясен дә алып барасыз. Татарча сөйләшүче, татарча театр уйнарга теләүче балалар табуы кыен түгелме? Татар гимназиясендә укучы балалар да русча аралаша бит хәзер.
– Мин һәрвакытта да, әгәр дә артист булмасам, тәрбияче булам дип әйтә идем. Хыялым чынга ашты. 7 ел элек үзебезнең театр студиясен оештырып, гөрләтеп эшләп ятабыз. Әсәрләрне күбрәк ел тематикасына багышлап сайлыйбыз. Быел менә урта һәм кечкенәләр төркеме белән безнең әдәби бүлек җитәкчебез, язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләрен дә куярга булдык. Безнең аңа рәхмәтебез чиксез зур, ул безне гел үсендереп тора. «Эх, безнең дә Казандагы кебек «Апуш» студиябез булса иде», – дип хыяллана һәм ул аны берзаман булдырыр да әле, Аллаһы боерса. Ә зурлар белән әсәрләрне татарча да, русча да куябыз, чөнки бәйгеләрдә ике телдә дә сорыйлар.
– Үзегезнең балалар татар телен әйбәт беләме?
– Улыбыз белән татарча сөйләшергә тырышабыз. Башлангыч сыйныф укытучыбыз бик көчле иде, Аязны бөтен чараларда йөртте. «Татар малае» бәйгесендә дә катнаштырды. Хәзер менә «Адымнар» мәктәбенә күчкәч бала үзе тырыша. Татарлыгы эчендә, ул бар, шул иң мөһиме. Кызыбыз да татарча белә. Ул кияүдә. Мәскәүдә яши, ике оныгыбыз бар.
– Сез шундый яшь әбимени әле? Ике оныгым бар дигәч, сезгә кеше ышанмыйдыр.
– Рәхмәт, бик күңелле андый сүзләр ишетү. Без хәзер комплиментларны шулай дөрес кабул итәргә өйрәндек (көлә). Әйе, мин яшь әби, дусларым арасында иң беренче әби булдым. «Ничек ул әби булу?» – диләр иде миңа кызлар. «Сез аны үзегез тотып карамыйча, аңаламаячаксыз. Аны аңлатып бетереп булмый», – ди торган идем. Чыннан да, шулхәтле тәмле хис ул.
«Ирем – патша, мин – вәзир»
– Сезнең турыда гаиләне дә уч төбендә тота торган, көчле хатын-кыз дип әйтәсе килә.
– Әйе, мин көчле, ләкин минем ирем миннән дә көчлерәк кеше. Аның лидерлык позицияләре бар. Бер казанга ике тәкә башы сыймаган сыман, мин үз урынымны беләм. Шуңа да карамастан, Илфат бөтен нәрсәне минем белән киңәшләшә. Ул патша – мин вәзир.
– Илфат абыйдан рольләрегез буенча тәнкыйть кабул итәсезме?
–Безнең өйдә пыяла өстәл бар. Спектакльдән соң кайтып, чәй пешерәбез дә, шул өстәл артында бер-беребезгә фикерләребезне җиткерәбез. Спектакль чыкканчы шулай эшлә, болай яхшырак булачак дип турысын әйтеп сөйләшә алабыз. Әлбәттә, спектакль чыкканнан соң инде ниндидер глобаль төзәтүләр була алмый, без моны икебез дә аңлыйбыз. Мәсәлән, «Бөке» дигән яңа спектаклебезгә Илфат авырган артистыбыз урынына ике атна кала гына керде. Ролен табып ук бетерә алмады кебек. Мин аны тәнкыйтьли аламмы? Юк! Чөнки ул ролен табып бетерә алмаганын мин әйтмәгән килеш үзе дә яхшы белә. Гомумән, спектакль инде чыккач бер-беребезгә каты бәрелмәскә тырышабыз.
Илфат бит әле ул юмор да сөйли. Бөтен язган мәзәкләрендә дә «минем хатын шундый да, минем хатын мондый». Сәхнәдән минем турыда бер мактау сүзе әйтмисең, гади тамашачы мине чыннан да син сөйләгәнчә дип уйлый торгандыр инде, дим үзенә. Әле ул аларны яза да, миңа сөйләп күрсәтә. Мин «хмм» дип куям. «Менә синең шушы хмм дип әйтүең үк шәп булган дигән сүз инде, шул хмм кадерле», – дип көлә. Кыскасы, өйдә дә менә шулай иҗатта кайнап яшибез.
– Үз һөнәреңдә уңышлы булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Сәнгатьне яратырга кирәк! Тик бутамаска – сәнгатьтә үзеңне түгел, сәнгатьне. Кешелекне, тормышны! Матурлыкны күрә белергә. Мин элек «ой, нинди матур агач, матур болыт», – дип, һәр детальне күреп йөргән кешеләрне аңламый идем. Ә хәзер үзем дә шундыйга әверелдем. Тирә-юнеңдәге матурлыкны күрә белү – яшәүне тагы да ямьләндерә.
– Рәхмәт, Чулпан апа, эчтәлекле әңгәмәгез өчен! Эшегездә уңышлар телим!
Гөлназ Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк