Танылган актёр вафат
27 яшендә күпләргә «Возвращение Мухтара» сериалындагы роле аша танылган актер Тарас Мельничук якты дөнья белән хушлашкан. Берничә ел дәвамында актёр яман шеш белән көрәшкән. Өч ел элек актер Тарас Ме...
27 яшендә күпләргә «Возвращение Мухтара» сериалындагы роле аша танылган актер Тарас Мельничук якты дөнья белән хушлашкан. Берничә ел дәвамында актёр яман шеш белән көрәшкән.
Өч ел элек актер Тарас Мельничукка «острый миелоидный лейкоз» дигән диагноз куйганнар. Ул чакта диагноз актёр өчен хөкем карары буларак яңгырый. Шуңа да карамастан, Мельничук куркыныч чирне җиңеп чыгу өчен барысын да эшләргә тырыша. Актер Белоруссиядә, Израильдә дә дәвалана.
Артистның хезмәттәшләре һәм дуслары аңа Тель-Авивта дәвалану өчен кирәкле сумманы җыярга ярдәм итә. Ул, үз чиратында, уңай нәтиҗә бирә ,ләкин озакка түгел. Күптән түгел актер социаль челтәрдә хәленең начарлануын, анализ нәтиҗәләре буенча, баш мие сөягендә дә яман шеш күзәнәкләре табылуын хәбәр итә.
Тарасның урыны оҗмахта булсын!
Автор:Олеся Дмитриева
Фото: Инстаграм @tarasmelnychuk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк