Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмәндә фильм төшерәләр
(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмән өлкәсе Төмән районында тарихи фильм төшереләчәк. Әлеге максатка Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автоном...
(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмән өлкәсе Төмән районында тарихи фильм төшереләчәк. Әлеге максатка Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе грант откан. Бу хакта Төмән районы хакимияте мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүматлаштыру идарәсе хәбәр итә.
II гильдияле сәүдәгәр һәм меценат Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков XIX гасыр азагында себер татарларына белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес. Ул Ембай авылында мәчет һәм мәдрәсә салдыра. Әлеге мәчет 1884 елда салына башлый. Төзелеш материалларын Россиянең төрле шәһәрләреннән кайтарталар. Мәчет янында Нигмәтулла хаҗи мәдрәсә генә түгел, китапханә, кунакханә, студентлар өчен йорт, ашханә төзетә.
XIX гасыр азагында Ембай авылында янгын чыгып, ярты авыл янып беткәннән соң, авылдашлары өчен Нигъмәтулла Кармышаков үз акчасына 176 йорт төзетә һәм йортсыз калучыларны шунда яшәргә кертә.
Моннан тыш, хаҗиның Себергә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып килүе дә мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк