Тарихта беренче тапкыр Крокодил Гена турында повестьне татарчага тәрҗемә иттеләр
(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан китап нәшриятында “Крокодил Гена һәм аның дуслары” китабы апрель аенда дөнья күрәчәк. Нәшриятның генераль директорының беренче урынбасары Ай...
(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан китап нәшриятында “Крокодил Гена һәм аның дуслары” китабы апрель аенда дөнья күрәчәк. Нәшриятның генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев “Татар-информ” хәбәрчесенә әйткәнчә, “Крокодил Гена и его друзья” повесте тарихта беренче тапкыр татарчага тәрҗемә ителде.
“Крокодил Гена и его друзья” – Эдуард Успенскийның балалар өчен әкият-повесте. Айдар Гыймадиев сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты язучы, драматург һәм сценарист, балалар китаплары авторы, алып баручы Эдуард Успенскийдан повестьне татарчага тәрҗемә итәргә рөхсәт сорап, аның белән элемтәгә кергән. “Эдуард Успенский озак уйламыйча ризалашты. Аны бу хәбәр хәтта шатландырды да”, - диде Айдар Гыймадиев.
Эдуард Успенскийның “Крокодил Гена и его друзья” повесте беренче тапкыр 1966 елда “Балалар әдәбияты” нәшриятында Валерий Алфеевский иллюстрацияләре белән дөнья күргән, соңыннан күп тапкыр яңадан бастырылган.
“Крокодил Гена һәм аның дуслары” китабының тәрҗемә авторы татар шагыйрәсе Фәйрүзә Мөслимова. Рәссам, Айдар Гыймадиев әйтүенчә, балалар матбугатында күптәннән эшләүче Алексей Мамаев. Китап типографиягә тапшырылган, апрель аенда басылачак. Яшь буенча чикләүләр юк, китап “0+” булып басыла, повестьне бар теләгән кеше дә алып укый ала.
Повестьне татарчага тәрҗемә итүнең төп максаты булып татар баласының әдәби зәвыгын үстерү тора. “Иң мөһиме, повестьнең үз телебездә булуы, махсус максат буенча татар телендә чыгуы”, - диде Айдар Гыймадиев. Аның сүзләренчә, “Крокодил Гена һәм аның дуслары” китабы мәктәпләрдә уку-укыту әсбабы буларак та кулланыла ала.
Айдар Гыймадиев Татарстан китап нәшриятының ай саен берничә китап чыгаруын әйтте. “Апрель аенда һәм якын арада без күренекле татар шагыйре һәм Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең “Иске самавыр торбасы” китабын, Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романын һәм китапның төзүчесе булып редакторыбыз Ләйсән Миңнуллина торган “Казань: Путеводитель” китабын бастырырга ниятлибез. Бу китаплар әле әзерләү стадиясендә”, - диде ул.
Айдар Гыймадиев сүзләренчә, балалар китаплары укылу һәм сатылу буенча беренче урында тора. “Балалар китапларын күбрәк алалар. Димәк, әти-әниләрнең балаларын укытасылары килә”, - диде ул.
Бүген халыкара балалар китабы көне. Прозаик һәм шагыйрь, бөтен дөньяга танылган олылар һәм балалар әкиятләре авторы Ханс Кристиан Андерсенның бүген туган көне. “Ханс Кристиан Андерсенның бүген туган көне. Шул уңайдан 2 апрель көнне балалар язучыларын һәм иллюстраторларны тәбрикләү гадәте бар. Без инде бу бәйрәмне үзебезнең башкарылган эшләр нәтиҗәсендә күрсәтәбез”, - диде Айдар Гыймадиев.
“Крокодил Гена һәм аның дуслары” китабын Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән һәм Татар әдәбияты үзәге таткнига.ру сайтыннан сатып алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк