Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак....
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов.
Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта “Татар-информ”га “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.
“Дуслыктан та матуррак күренеш юк дөньяда. Ызандаш республика һәм төбәкләрдә өлкәннәр белән дуслык күпере булдыру әйбәт, әмма ул 100 процент нәтиҗә бирми. Балалар, яшьләрне дә җәлеп итү кирәк. Шул җәһәттән мин Ык буе авыллары балаларын махсус лагерьга җыю турында проект тәкъдим иттем. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевка да әйттем, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да булдым. Миңа калса, әлеге тәкъдимне матур гына кабул итеп алдылар”, – диде Фәнир Галимов.
Туймазы районы Төмәнәк авылының патриоты, эшмәкәр Фәнир Галимов Ык буе районнарындагы балаларны туплап, слет сыман бер җыен үткәрергә кирәк, ди.
"Авыл тормышына якынайта торган лагерь шикеллерәк итеп уздырырга кирәк дип уйлыйм аны. Чөнки галимнәр генә әзерләү түгел, тормыш итәргә, ашарга-эчәргә, яшәргә дә кирәк бит. Авылны яраткан балалар бар. Аларны ничек тә авылга тартырга кирәк. Алар шунда үзләренең эшләрен табып, гаиләләр корып, туган җирендә матур итеп яшәргә тиеш. Менә шушы башлангычларга аз гына булса да үзебезнең өлешне кертәсе килә", – диде Фәнир Галимов.
Быел тәүге тапкыр узачак җыенның урыны инде билгеле. Ул – Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы. Анда 60-70 бала килүе көтелә.
“Аннан соң Татарстан белән Башкортстан арасында гына түгел, Татарстан белән Чувашия, Киров өлкәсе балаларын да үзара якынайтуга өлге булсын иде бу җыен. Бу эшләрне Бөтендөнья татар конгрессы да хуплар дип өметләнәм. Кабатлап әйтәм, дуслыктан да матур әйбер дөньяда юк. Акча да, катлы-катлы йортлар да дуслык итә алмый, фәкать кешенең күңеле генә дуслыкны кабул итә һәм ныклы итә ала”, – диде Ык буенда урнашкан 14 чиктәш район балаларын лагерьга җыю тарафдары Фәнир Галимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк