Логотип
Хәбәрләр

Татар блогерлары җитди темаларга язмауларының сәбәпләрен аңлатты

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Популяр татар блогерлары - “Кызык-мызык”, “Татар малай”, “Че гуглит татар кызы” аккаунтлары авторлары ни өчен үз блогларында җитди темаларга язмаула...

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Популяр татар блогерлары - “Кызык-мызык”, “Татар малай”, “Че гуглит татар кызы” аккаунтлары авторлары ни өчен үз блогларында җитди темаларга язмауларын аңлатты. Бу хакта үз фикерләрен алар бүген татар блогерларына багышланган матбугат очрашуында “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавап биргәндә җиткерде. 

“Мин сәясәтне яратмыйм. Халыкка кагылышлы тема ул инде сәясәт турында”, – диде “Татар малай” - Ринат Галиәхмәтов. – Соңгы арада күпләр чүп яндыру заводы турында язуымны тели. Мин ул темага язмыйм. Ник дисәгез, берсенең үтенечен язам, берне язганнан соң йөз кеше, мең кеше яза. “Мин фатирны сатам, фатирны сатарга булыш әле”, “минем туган көн, туган көнем белән сториста котла әле” диләр. Чылбырлы реакция кебек. Бер кешегә яхшылык эшлисең, мең кешегә кире кагасың. Бер кешегә яхшы булыр өчен, башкалар алдында яман буласың. Шуңа күрә мин мондый темаларны күтәрмим. Вакыты җиткәч, бәлки үсеп киткәч, сәясәткә дә кереп киткәч, әзрәк текәрәк тә булсам, бәлки күтәрермен дә. Хәзерге вакытта безнең авылда интернет юк, элемтә юк. Менә шул темага язып, Мамадыш якларын куптармакчы булам. Бәлки файдасы тияр. Клубыбыз иске. Аның турында да яздым. Менә шуннан әкрен-әкрен генә язып, киләчәктә зур-зур файда да китерербез, бәлки”, – ди Ринат.

Илназ Габидуллин исә җитди темага язмавының төп сәбәбен үз блогының форматына туры килмәвендә дип белдерде. Шулай да үзәк урамнар аркылы эшкә барганда түбәдән төшеп килүче боз сөңгеләрен видеога төшереп, сториска куюын җитдилек дип санавын белдерде.

“Че гуглит татар кызы” блогы хуҗасы Динара Зиннәтова үз проектларында җитди язмалар күрергә мөмкин булуын әйтте.

“Минем проектларда мондый язмаларны күрергә була. Әйтик, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылу турында берничә пост чыкты. “Нигә татар телен бетерәсез, мин бит татар телен өйрәнеп, шундый акыллы булып үстем” дигәне бик күп репост, лайклар җыйды. Җәмгыятьтәге проблемаларга килгәндә, җитди, каты итеп язарга шулай ук форматым туры килеп бетми. Әгәр юмор ягыннан ачу мөмкинлеге туса, әлбәттә, мин андый фикерләрне чыгарам. Миндә ул яктан ниндидер цензура юк”, – диде Динара.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак татар блогерлары үз коллегаларын 10-20 тапкырга артты дип санавын һәм “Татар-малай» үзенең блогы аша 20 кешегә бер-берсен табарга  ярдәм итүе хакында да язган идек.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк