Татар дәүләт филармониясенең хәйрия концертларында кемнәргә акча җыелачак?
21 - 26 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында үткәрелә торган алты хәйрия концертларыннан җыелган акча 11 авыру балага ярдәм итә алачак. Филармония директоры Кадим Нуру...
Филармония директоры Кадим Нуруллин хәйрия концертларыннан миллион сумнан артыграк акча җыелыр дип фаразлый.
Скверда хәйрия акчасы салу өчен махсус савытлар урнаштырыла. Алдагы елдагы саннар буенча фикер йөртсәк, концертларга кимендә 200 тамашачы килергә мөмкин, әзерләнгән утыргычлар да шул санда. Ягъни, алдан килүчеләр урын алып калырга мөмкин, соңрак калучылар концертны басып тамаша кыла ала.
Һәр концертның акчасы кемгә биреләсе алдан тәгаенләнгән. Концертка балалар үзләре һәм аларның якыннары чакырулы. Акчалар концерттан соң ук ниятләнгән ияләренә тапшырылачак.
11 авыру баланы дәвалау, реабилитацияләү яки кирәкле җайланмалар алу өчен соралган сумма – 4 млн 400 мең сум. Ул акчаның яртысы Салават Фәтхетдинов концертларында җыелырга мөмкин.
Шунысы да игътибарга лаек, концертларда катнашучы артистлар бушка эшләп кенә калмыйлар, ә катнашу өчен үзләре үк акча да түлиләр.
Беренче ике концертны үзенең иҗатташ дуслары белән бергә Салават Фәтхетдинов оештыра.
21 июнь көнне җыелган акча игезәк малайлар Артур һәм Альберт Мостафиннарга Белгородның “Сакура” медицина үзәгендә дәвалау курсы уздыру өчен тотылачак. Малайларда ДЦП диагнозы, күз нервысының өлешчә зарарлануы. Соралган сумма – 423 мең сум. Концерт кичке 20.00 сәгатьтә башлана.
22 июнь көнне уздырылган концерттан җыелган акчалар
- Арчадан Алсу Ибәтуллинага Мәскәүнең профессор Скворцов дәвалау үзәгендә реабилитация курсы узу өчен;
- Бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановларга Казанның “Логос” реабилитация үзәгендә тулы курс узу өчен тотылачак.
Балалар ДЦП диагнозлы. Соралган суммалар – 70 000 сум һәм 194 мең сум.
Концерт 19.00 сгратьтә башлана. Дәвамын укыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк