Хәбәрләр
Татар дөньясында зур югалту
Бүген, 3 мартта, журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр вафат булды.
Бүген, 3 мартта, Госман Гомәр вафат булды. Аның үлеме хакында Татарстан Язучылар берлегеннән хәбәр иттеләр.
Госман Гомәр улы Гомәров – журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Шәрәфле аксакал» медале иясе. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак хезмәт иткән.
Билгеле булуынча, Госман Гомәр белән хушлашу бүген 9:30 сәгатьтә Казан шәһәре Чистай урамы 6нчы йорт адресы буенча булачак.
«Сәхнә» журналының редакциясе туганнарына сабырлык тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк