Логотип
Хәбәрләр

Татар эстрадасы артистлары бер оешмага берләшергә тели

Татар эстрадасы артистлары үзара берләшә аламы һәм алар өстеннән «крыша» кирәкме? Әйтик, Татарстанның эстрада җырчылары союзы дигән оешма булса? Бу артист эшен җиңеләйтәме, әллә киресенчә, дәүләт конт...

Татар эстрадасы артистлары үзара берләшә аламы һәм алар өстеннән «крыша» кирәкме? Әйтик, Татарстанның эстрада җырчылары союзы дигән оешма булса? Бу артист эшен җиңеләйтәме, әллә киресенчә, дәүләт контроле астында булу, кыенлыклар тудырырга мөмкинме?

Бер төркем җырчылар – Зәйнәп Фәтхетдинова, ИлСаф, Фирдүс Тямаев, Ризат Рамазанов, Ильвина, Лилия Хәйруллина һәм Ришат Төхвәтуллиншул темага “Татар-информ”ның түгәрәк өстәлендә фикер алышты.

Йомгакның башы Ришат Төхвәтуллинның әңгәмә вакытында «Татар артистларына да бер оешмага берләшергә кирәк» дигән сүзеннән соң сүтелә башлады. Җиде татар артистының әлеге темага үз карашлары бар.

«Гастрольләр графигын көйләү кирәк: бер артист артыннан ук икенче артист килү – дөрес түгел»

Ришат Төхвәтуллин: 

- Шагыйрьләрнең үз берлекләре бар. Ватсапта да үз төркемнәре бар, анда һәр төрле мәсьәләне бергәләшеп чишәргә мөмкин. Мин дә үз фикеремне әйттем, бездә дә шундый берлек булса, артистлар белән күп проблемаларны бергәләшеп чишә алыр идек дидем. 

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк