Татар галимнәре Казанда Уен кораллары музее кирәклеген әйтә

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыка белгечләре һәм фольклор галимнәре Казанда Музыка уен коралларының музеен ачарга кирәк дигән фикердә. Алар традицион музыка уен кораллары музее һәм аның каршында остаханәләрен ачарга тәкъдим итә. “Мондый музей безнең статусны күтәрер иде. Ул бүгенге тормышыбызның бер мәдәни-тарихи күренеше булып китәр иде”, - диде профессор Вадим Дулат-Алеев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Галим фактлар белән расланган – рәсемнәре, тасвирламалары, аналоглары булган музыка уен коралларын яңартырга кирәк дигән фикердә.

“Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге заманында бу мәсьәләне күтәреп чыкты, – дип музыка уен коралларын туплау фикерен дәвам итә фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова. – Халык уен кораллары буенча күргәзмәләр дә эшләдек. Уен кораллары бар, аның конструкциясен өйрәнергә була. Безгә остаханәләр һәм ул уен коралларында уйнаучылар кирәк”.

Фольклорчы галим Геннадий Макаров уен кораллары ясаучылар барлыгын, аларның эшләре белән дәүләтнең кызыксынуы кирәклегенә басым ясады. Геннадий Макаров үзе дә өендә гөслә, думбыралар ясый.

Галимнәрнең бу фикерләре “Интертат” электрон газетасында тәкъдим ителгән татар этник музыкасы темасына булган әңгәмәләрдә яңгырады.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
645
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ике йөрәк – бер сукмак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
223
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
615
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
632
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
604
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1100
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы