Татар иҗатчы яшьләре милли проектларга эксперименталь сәхнә кирәклеге мәсьәләсен күтәрә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эксперименталь милли проектлар өчен яңа мәйдан дәүләт ярдәмендә оештырылырга тиеш дип саный татар яшьләре. Алар фикерен “Татар-информ”да узган м...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эксперименталь милли проектлар өчен яңа мәйдан дәүләт ярдәмендә оештырылырга тиеш дип саный татар яшьләре. Алар фикерен “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов яңгыратты.
Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле “Алтын битлек” милли театр фестивалендә катнашып, Нурбәк Батулла бу зур премиягә ия булганнан соң, Казанда эксперименталь мәйданчыклар юклыгы проблемасы тагында актуальләште. Иҗатчы яшьләрнең “Ку” рок-спектакле әлегә Камал театрының Кече залында күрсәтелсә дә, эксперименталь мәйданчык проблемасы көн үзәгендә кала бирә.
“Яшьләргә эксперименталь мәйданчык кирәк. Безнең әле Татарстан Республикасы бар – беренче чиратта ул эшләргә тиеш. Ә инде ниндидер эшмәкәр табылып, моны эшләсә тагын да әйбәтрәк, - ди Мәскәүдә яшәүче Илшат Сәетов. – Чөнки дәүләткә бәйле театрның чикләре тыгызрак. Ә эшмәкәргә бәйле театрның үз цензурасы азрак, “Моңа безнең җитәкче ничегрәк карар икән?” дигән сораулар тумый. Бу әллә кайчан кирәк иде, без бу турыда ун елдан артык сөйлибез”.
Илшат Сәетов берничә инициатив төркемнең берничә урынны сорап йөрүен әйтә. “Болар – Татар яшьләре форумы, Yummy Music лейблы, “Яңа иҗади мохит”... Аларның бер җирдә булуы да әйбәттер. Кызыклы урын булса, анда кешенең барасы килә. Вакыты бар икән, кеше ни буласын белмәсә дә килә. Андый яңа пространстволар Мәскәүдә күп. Казанда да булса, шәп булыр иде. Татар сәнгатендәге экспериментларга бер этәргеч булыр иде”, - ди ул.
Искәртеп үтәбез. “Ку” рок-спектакле иҗатчы яшьләрнең шәхси инициативасы белән дәүләт ярдәменнән башка чыгарыла. Ул Камал театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә. Татар яшьләре Камал театрының иҗатчыларга һәрчак ачык булуын әйтә.
Спектакль 11 майда була. Башлана – 18.00 сәгатьтә. Билетлар сатуда. Аны Камал театрының сайты аша электрон рәвештә дә алырга мөмкин. Камал театрының Кече залында 160 урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк