«Татар-информ» 300 килограммлы кабанны фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә
«Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» проектының яңа чыгарылышында Федор Батков уникаль авырлыктагы кабан турында сөйләде. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан урманнарында яшәүче уникаль авырлык...
«Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» проектының яңа чыгарылышында Федор Батков уникаль авырлыктагы кабан турында сөйләде.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан урманнарында яшәүче уникаль авырлыктагы кабан дуңгызын фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга Татарстан Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Федор Батков сөйләде.
«1980 елларда аучылык ярдәмендә ашатырга теләделәр. Ул вакытта һәр районда бригадалар бар иде. Алар җәнлекләрне, нигездә пошиларны атканнар. Ул чорда безнең ресурслар шактый кимеде. Шулай да республикада 300 килограммлы кабан бар. Аны аучылар үзләре дә атмаячак – гастрономик кыйммәте юк», ˗ диде Федор Батков.
«Татар-информ» республика урманнарында 300 килограммлы кабанны (тере кабан фотосы, трофей түгел) фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә. Җиңүче 20 мең сум акчалата бүләк алачак һәм «Татмедиа» АҖ ресурсларында әңгәмә бирәчәк.
Конкурста катнашу өчен Instagram да безнең биттә #УникальныйКабан хэштегы белән видео яки фото куярга һәм кыргый җәнлекне күргән урынны сурәтләргә кирәк. Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре фотога төшерелгән кабанның «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруында сөйләнгән җәнлекме икәнлеген ачыклаячак.
Федор Батков белән әңгәмәне тулысынча «События» порталында укырга мөмкин. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында карый аласыз.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк