Татар көрәшчеләре көрәшнең Олимпия спорт төре булачагына ышана
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстан көрәшчеләре Миңгәрдә Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләреннән канәгать. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына матбугат конференциясенә килүчеләр - Россия көрәш федерациясенең матбугат үзә...
Татарстан көрәшчеләре Миңгәрдә Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләреннән канәгать. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына матбугат конференциясенә килүчеләр - Россия көрәш федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәсәншин, Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов һәм көрәш буенча 2018 елгы дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов - әлеге чемпионат Көрәшне Олимпия спорт төре итүгә таба зур адым булуына ышаналар. “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сүз Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре турында барды.
- 16 июль көнне Саба районының Миңгәр авылында Көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Һәр категориядә Россия җыелма командасы егетләре чемпион булды.
“Безне иң куркытканы - һава торышы иде. Бөтенесе матур гына узды. Катнашучыларга урыны да, сабан туе да бик ошады. Алар өчен бу безнең милли хәзинәбезне күрү булды. Америка, Болгария, Румыния спортчылары белән аралашуымнан чыгып, аларның бик ошатуларын әйтә алам”, - диде Рөстәм Хәсәншин. Ул сабан туенда 40 мең тамашачы булуына басым ясады. Чемпионатны ФИФА аккредитациясе узган Австралия, Япония, Польша һәм башка ил журналистлары тамаша кылганлыгын әйтте. Матч ТВ каналы, Discovery каналы сюжетлар эшләгән.
“Көрәшне Олимпия спорты төре итү максаты бар. Аның өчен аның белән 70 илдә шөгыльләнергә тиешләр, ул дүрт континентта булырга тиеш. Без шул максатка таба әкренләп барабыз. Әлегә бөтен илләрдә дә вәкиллекләребез юк. Румыниядә һәм Болгариядә көрәш буенча көчле оешма бар. Чемпионатта АКШның Огайо штатының Көрәш федерациясе президенты булды. Аның белән дә сөйләшүләр алып барылды, башка илләр белән дә сөйләшүләр бара. Ун еллыклар, егерме еллыклар турында сүз барганда, максатыбызга ирешербез дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Хәсәншин.
Матбугат конференциясендә катнашучылар Дөнья чемпионатының көрәшнең популярлыгын арттыруын билгеләделәр. “Спорт төренең үсеше өчен ярышлар булуы гарантияләнергә тиеш. Ярышларның нәтиҗәсе буларак, спорт остасына кандидат, спорт остасы, халыкара категорияле спорт остасы исемнәре бирелергә тиеш. Шундый ук исемнәр аның тренерына да бирелергә тиеш. Чемпионатның төп функциясе шушы иде һәм ул аны үтәде. Россиянең дүрт регионы көрәшчеләре дөнья чемпионы булды”, - диде үз авырлыгы буенча дөнья чемпионаты булган Азат Нурмөхәммәтов.
Ул көрәш федерациясенең оештыру эшен дә югары бәяләде. “Көрәшчеләрнең килүен тәэмин итү, оештыру эшләре федерация тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Без чит ил көрәшчеләре белән аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык, дуслашып калдык. Федерацияләр бер-берсе белән элемтәләрне җайладылар. Бу да аның мөһим роле. Ул үз функциясен 200 процентка үтәде”, - диде спортчы егет.
“Безнең чемпионатны откан спортчыларыбызга халыкара спорт остасы дәрәҗәсе бирелергә тиеш. Дөнья беренчелеге берничә ел үтә алса, безнең егетләребез ул дәрәҗәне алачаклар”, - дип ышанычын белдерде баш тренер Фәрит Шәйхетдинов.
“Чемпионат киләсе елда да узачак. Шулай ук Мәңгәрдә булырга мөмкин. Әлегә датасы билгеле түгел”, - диңе Рөстәм Хәсәншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк