Логотип
Хәбәрләр

Татар халкының борынгы кульязмаларын өйрәнүче яшьләр юк - библиограф Рәйсә Шәрәфиева

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар халкының борынгы кульязма мирасын өйрәнүче яшьләр юк дәрәҗәсендә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан федераль университеты фәнни китапха...

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар халкының борынгы кульязма мирасын өйрәнүче яшьләр юк дәрәҗәсендә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан федераль университеты фәнни китапханәсенең баш библиографы Рәйсә Шәрәфиева әйтте.

“Революциягә кадәр татарлар тирән гыйлемгә ия булганнар, - диде Рәйсә Шәрәфиева. – Казан университетында 1804 елдан Шәрык секторы эшләгән. 1855 елда аны Санкт-Петербургка күчергәннәр. Казанда сакланган бөтен борынгы кульязмалар, гарәп имлясындагы язмаларны Санкт-Петербургка алып киткәннәр. Безнең бүлектә 7 меңгә якын гарәби кульязма, 7500 төрки татар кульязмасы, 800 фарсы телендәге кульязма саклана. Фарсы телендәге борынгы язмаларны галимә Алсу Арсланова өйрәнә. Бу юнәлештә ике хезмәте дә дөнья күрде”.

Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кульязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган иң борынгы язма Х гасырга карый. Ул гарәп телендә эшләнгән астрономия буенча язылган хезмәт.

“Кызганыч ки, бүгенге көндә борынгы кульязмаларны өйрәнүче яшьләр юк дәрәҗәсендә, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Рәйсә Шәрәфиева. – Элегрәк татфакта гарәп графикасын өйрәтәләр иде. Студентлар, аспиратлар килеп, газетлар укый торган иде.

922 елда ислам кабул ителгәч, бабаларыбыз гарәп графикасын кулланганнар. 1927 елга кадәр гарәп графикасы белән язылган хезмәтләр бик күп. Рәсми хатлар, туу турындагы метрикә кенәгәләре, әдәби әсәрләр, газетлар да шулай ук гарәп графикасында язылган”.

Федераль университетның фәнни китапханәсендә борынгы рухи мирасның иң зур коллекциясе саклана. “Гарәп графикасында чыккан газета-журналларның барысы да безнең бүлектә саклана, - ди Р.Шәрәфиева. – 1905 елдан чыга башлаган “Нур” газетасыннан башлап бөтен татар матбугаты бездә саклана. Чит илләрдән дә әлеге газета-журналлар турында мәгълүмат сорап гаризалар килә.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк