Логотип
Хәбәрләр

Татар кинематографистлары кинога билет алып керә торган тамашачы тәрбияләргә хыяллана

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинематографистлары кинога билет алып керә торган тамашачы тәрбияләргә хыяллана. Татар киносының төп проблемаларының берсе акча җитмәү дә,...

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинематографистлары кинога билет алып керә торган тамашачы тәрбияләргә хыяллана. Татар киносының төп проблемаларының берсе акча җитмәү дә, кадрлар булмау да түгел, менталитетта дип саный Илшат Рәхимбай.

“Татар киносының иң зур проблемасы - татарларның совет заманнарыннан калган иске шкаф исе килә торганрак менталитеты”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конеференциясендә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан киносы атналыгына һәм “Мулла” фильмы премьерасына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясе “Татаркино” оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова, “Мулла” фильмының идея авторы Марат Әхмәтшин, режиссеры Рамил Фазлыев, беренче яңа татар фильмының сценарий авторы Мансур Гыйләҗев һәм яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай катнашты.

“Бездә татар киносы индустриясе юк. Быел яңа фильмнар төшерелде. Без аларны кинотеатрларга чыгара алырбызмы икән? Монда бит менталилет турында сорау туа. Фильм бушка булса, таптый-таптый керәләр. Куялар 30 сумга билет бәясе... Утыз сум! Бер мороженое да алып булмый. Кинотеатрга өч кеше кереп утыра. Мин моны ничек атарга да белмим. Кешеләрнең башларына барып җитә торган бер кызыклы сүз уйлап табарга кирәк. Бу саранлык кына да түгел. Татар киносына мәхәббәт уятырга кирәк. Монда программалар аша менталитетны үзгәртергә кирәк”, - ди яшь кинорежиссер.

Илшат Рәхимбай кинематографиядә реклама да зур әһәмияткә ия дип саный һәм мисалга популяр эстрада җырчысы Элвин Грейны китерә. “Ул молодец, ул рекламаның бөтен тәмен татыган кеше. Аны берьюлы уналты чыганактан ишетеп була иде, монда җыр, тегендә интервью..., - ди ул. - Россиядә 100 миллион сумга фильм төшерсәләр, икенче 100 миллионын рекламага тоталар. Бу - кинобизнес тудыруның иң төп кагыйдәсе. Моны безнең түрәләр, инвесторлар, иганәчеләр аңларга тиеш. “Без 10 миллион сумга кино төшереп, тагын 10 миллионын рекламага тотабыз”, дисәк, аларның күзләре шар булып ачыла. Түрәләрне дә, тамашачыны да, үзебезне дә тәрбияләргә кирәк. Монда безнең конкуренция юк, шуңа күрә җебеклек”.

Татар фильмнарын билет сатып күрсәтү мөмкинлеге темасына Миләүшә Айтуганова да кушылды. “Мин бу теманы “Ак чәчәкләр “фильмы вакытында тойдым. Бер районга шалтыратып ниятне аңлаткач, билетны күпмегә сатып буласын белешкәч “10 сум” диделәр. Премьера турында сүз бара. “Җәмәгать, хәзер бәдрәфкә керү бәясе дә 15 сум”, - дим. Шунда аңладым: бу халыкны акча түләп кинога кертү процессы ничә ел дәвам итәр микән – белмим. Без Казанда уникаль төрки фильмнар күрсәттек. Билет бәясе 100 сум иде. Халык килмәде. Бу хәлне төзәтү өчен бушка күрсәтмәскә кирәк. Һәр хезмәт түләүле булырга тиеш”.

Мансур Гыйләҗев театрга йөрү традициясе булган кебек кинога йөрү традициясе барлыкка килергә тиешлеген әйтте. “Моның өчен яхшы фильмнар булырга тиеш, - диде ул. – Без санны булдырдык, ул әкренләп традициягә әверелергә тиеш”. Ул бу традициянең барлыкка киәчәгенә ышаныч белдерде.

“Кинога килә алырлык тамашачыларыбыз аз. Моннан чыгу юлы – без фильмнарны төрки илләргә күрсәтергә тиешбез”, - дип үз рецептын тәкъдим итте “Мулла” фильмының идея авторы һәм композиторы Марат Әхмәтшин.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк