Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша
«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» мультфильмы федераль субсидия хисабына төшерелгән. Татарстанда ясалган «Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» анимацион фильмы Суздальдә уза торган XXIV Россия ачык анимация киносы...
«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» мультфильмы федераль субсидия хисабына төшерелгән.
Татарстанда ясалган «Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» анимацион фильмы Суздальдә уза торган XXIV Россия ачык анимация киносы фестивалендә катнаша. Фестивальнең программасы аның рәсми сайтында урын алган.
Анимация фестивале 13 ˗ 19 март көннәрендә үтә.
«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» анимацион фильмының режиссеры Елена Ермолина, продюсеры – Светлана Бохараева. Мультфильм геройлары текстларын Камал театры артисты Илдус Габдрахманов укыган.
Фильм Милли бәйге номинациясендә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашып, фестиваль лауреаты булды.
«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» анимацион фильмы Россия Мәдәният министрлыгыннан алынган 2 миллион сум субсидия хисабына төшерелгән.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк