Татар һәм башкорт альтернатив музыкантлары Уфада "Ак калфак" җырын бергә башкарды
(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Кичә, 20 майда, Уфаның Music Hall клубында «Ике кала» акустик концерты татар һәм башкорт альтернатив музыкасы сөючеләрен җыйды. Сәхнә хуҗалары - "Бүреләр" төркеменә ку...
(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Кичә, 20 майда, Уфаның Music Hall клубында «Ике кала» акустик концерты татар һәм башкорт альтернатив музыкасы сөючеләрен җыйды. Сәхнә хуҗалары - "Бүреләр" төркеменә кунакка Казаннан Зәринә Вилданова һәм "Чикләвек" төркеме килде. Бу хакта Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров хәбәр итә.
Моңарчы Казан тамашачысы "Бүреләр" төркемен 26нчы апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә күрә алган иде.
Концертның иң кайнар ноктасында "Бүреләр" төркеме янына Зәринә Вилданова чыкты һәм алар, бергәләшеп, татар халык җыры "Ак калфак"ны башкардылар. "Чикләвек" төркеме исә, татар халык һәм ретро җырларын заманча көйләнештә башкарып, башкорт яшьләрен таң калдырды.
- Концертны оештыручылар - «Бүреләр» төркеме, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе, Yummy Music лейблы, Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәме белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк