Татар һәм башкорт язучылары өчен “Заман, тема һәм герой” семинары оештырыла
“Заман, тема һәм герой” дип исемләнгән республика семинарының максаты - яңа исемнәр ачу, заман прозасы таләпләрен һәм үзенчәлекләрен барлау, каләмдәшләр тәҗрибәсен өйрәнү. Семинарга башкорт һәм тата...
“Заман, тема һәм герой” дип исемләнгән республика семинарының максаты - яңа исемнәр ачу, заман прозасы таләпләрен һәм үзенчәлекләрен барлау, каләмдәшләр тәҗрибәсен өйрәнү.
Семинарга башкорт һәм татар язучылары, тәнкыйтьчеләр чакырыла. Анда 50 яшькә кадәрге авторлар гына катнаша ала. Моның өчен берничә яңа проза әсәре, автор турында мәгълүматны (кайда яши, кайчан языша башлаган, басылган әсәрләре, китаплары исемлеге, телефоны, электрон адресы) оештыручыларга юлларга кирәк.
Татар телендә иҗат итүчеләр БР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Фәния Габидуллинага (fanuk57@mail.ru) һәм “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатовага (dilbar.bulatova@yandex.ru) мөрәҗәгать итә ала.
Семинарны үткәрү вакыты һәм урыны апрель азагында хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк