Татар җәмәгатьчелеге театр йолдызы Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озатты
Татар җәмәгатьчелеге Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән бәхилләште. Матәм мөрәсиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Матәм...
Татар җәмәгатьчелеге Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән бәхилләште. Матәм мөрәсиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.
Матәм чарасын театр артисты Хәлим Җәләй алып барды. “Кайчан гына 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Вакыт аяусыз. Олы яшьтә булса да, шактый шат күңелле иде. Әллә ничә мәртәбә шалтыратып рәхмәт әйтте. Рауза апа бәхетле язмышлы артистка иде. Аллаһы Тәгалә аңа сыйфатларны мулдан биргән. Мөлаем йөзле, нәфис буйлы, матур сопрано тавышына ия”, - диде.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Рауза Хәйретдинованың 60 елдан артык гомерен хезмәткә багышлаган сирәк шәхесләрнең берсе булуын әйтте. Рауза Хәйретдинова рухына хезмәттәшләре Ринат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева чыгыш ясады.
Аның рухына дога кылгач, якыннары, тамашачыларына хушлашу өчен мөмкинлек бирелде. Рауза Хәйретдинованы алкышлар белән озаттылар. Мәрхүмәне Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк