Татар рестораторы милли ризык арзан булсын өчен нишләргә кирәген әйтте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин арзан бәядәге ризыкны аның сыйфатын кайгыртучылардан алырга киңәш итте. Аның сүзл...
(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин арзан бәядәге ризыкны аның сыйфатын кайгыртучылардан алырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, хәләл ризык бәясен дин буенча өч тапкырга арттырырга ярамый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән татар рестораторлары катнашындагы матбугат конференциясендә әйтте.
“Бәя сәясәтен кайгы-хәсрәт димик инде, әмма кайгы инде ул. Хәзер бит табыш мәсьәләсендә чабалар. Порцияләр әзәя, ризыкның эчтәлеге юк. Мәсәлән, өчпочмак аласың, яртысы чүпрәле камыр, ә эче шалтыравык шикелле. Ризыкның сыйфаты ошамаса, башка җиргә барырга була, бәяләр дә төрле җирдә төрле. Ризыкның сыйфаты, хәләллеге турында кайгыртып эшләүчеләргә барырга кирәк, аларга да файда була. Хәләл ингредиентларны карасак, алар бәядә кимрәк. Без бит базар икътисадында яшибез. Монда “син бу өчпочмакны 150 сумга сата алмыйсың”, дип, беркем дә әйтә алмый. Хәзер FIFA дөнья чемпионаты, туристлар сезоны. Бауман урамында бәяләр өскә күтәрелә”, - диде җитәкче.
Солтан Сафин сүзләренчә, аның рестораннарында, FIFA дөнья чемпионаты булса да, бәяләр үзгәрмәгән. “Ничек бар, шулай калды”, - ди ул.
“Турист илләре ике меню ясый. Үзләренең телләрендә бер бәя, туристларга – бүтән телдә бүтән бәя. Минемчә, алай эшләргә ярамый. Ничектер монафыйклык кебек килеп чыга”, - диде Солтан Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк